Галәмгә илтүче баскыч: «ВТ» журналисты Юрий Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәгендә  булып кайтты

Татарстанда эшләп килүче «Җиһангирлар» инициатив төркеме җитәкчесе  Хәлил Гайнетдинов көннәрдән беркөнне космонавтлар яши һәм эшли торган Звездный шәһәрчегенә сәяхәт оештырды. Дөресе дә шулай инде: галәм дип күкләргә ашкынып яши белгәч, кеше күзенә күрсәтерлек эшләрең дә булгач, космонавтлар, андагы белгечләр белән дә аралашып, тәҗрибә уртаклашып яшәүгә ни җитә!

Татарлар килгән!

Без үзебезгә бу кадәр җылы мөгамәлә, игътибар булыр дип уйламаган да идек.  Соңрак мондый мөнәсәбәтнең сәбәпләрен үземчә ачыклап, күңелемә салып куйдым. Беренчедән, Россия җитәкчелегенең илкүләм космик программаларга карашы уңай якка кискен үзгәрде; икенчедән, космонавтларны әзерли торган данлыклы Үзәк җәмәгатьчелек белән даими эш алып бара; өченчедән, шушы Үзәктә фәнни хезмәткәр Айдар Бикмучев, Сергей Королев исемендәге «РКК  «Энергия» җәмгыятендә дөньяга танылган белгеч Рафаил Мортазин кебек милләттәшләребез эшли. Егетләребезнең эш-гамәлләре турында космонавтлар да, белгечләр дә горурланып сөйләделәр. Дүртенчедән, балаларга галәм серләрен өйрәтүче «Җиһангирлар» төркеме Россиядә беренчеләрдән булып оештырылды һәм матур гына нәтиҗәләргә ирешеп килә. Арча районында, Казанның кайбер мәктәпләрендә башланган проектны киләсе уку елыннан  республикадагы күп мәктәпләргә кертеп, эшне дәвам итәргә җыеналар. Алдан сөйләшкәнчә, әмма шулай булуга да карамастан, Үзәктә эшләүчеләрне дә гаҗәпләндереп, безнең белән очрашырга Россия Герое, космонавтлар отряды командиры Олег Кононенко үзе теләк белдереп килде. «Космос өлкәсендә балалар белән эшләвегезне белгәч, бик сөендем. Димәк, сез киләчәкне күздә тотып эшлисез. Андый кешеләр хөрмәткә лаек», – дип  рәхмәтләрен белдерде.

Делегация җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов бер мизгелгә генә космонавт булып карады

Балалар дигәннән, делегация составында нигездә нәкъ менә мәгариф хезмәткәрләренең булуы шуңа бәйле дә инде. Казан шәһәре мәгариф идарәсе белгече Рәйханә Баһавиева шушы хыялларны тормышка ашыру нияте белән янып йөри. Арча районы Кенәр мәктәбе завучлары Илмира Әхмәтова белән Сөмбелә Хәнәфиеваны да зур эшләр көтә: тиздән бу авылда Җиһангирлар паркы төзеләчәк һәм, форсаттан файдаланып, алдан ук әйтеп куйыйм: космонавтлар һәм Үзәк белгечләре паркның ачылу тантанасына кайтырга җыенып калдылар. Рания Галиәкбәрова – «Җиһангирлар марафоны»н башкалабызда беренчеләрдән булып күтәреп алган 171 нче мәктәп директоры. Турист буларак Америка корабында галәмгә күтәрелергә җыенган Фәрит Әюпов исә, эшмәкәр буларак, өлешчә матди ягыбызны да кайгыртты.

Россия Герое, Вызов киносын төшерүчеләрне галәмгә алып менгән космонавт Антон Шпаклеров белән

Әйтергә кирәк, сәяхәтебез бик уңышлы килеп чыкты. Гел җай туры килеп торганга, хәтта Үзәкнең баш белгече, экскурсоводыбыз Мария Арбузова да шаккатты. Мондый хәлне очратканым юк иде әле, диде. Эш шунда: сәяхәт вакытында юлыбызга гел легендар шәхесләр очрап торды (дөрес, соңыннан ачыкланганча, алар белән очрашуны да оештыручылар алдан сөйләшеп куйган булып чыкты). Безгә өч тапкыр космик очыш ясаган, «Вызов» фильмын төшерүчеләрне җиһандагы халыкара космик станциягә алып менүче легендар космонавт Антон Шкаплеров, Россия Герое Салиҗан Шәрипов белән озаклап сөйләшергә, сорауларга җаваплар алырга мөмкинлек туды.

Бу җәһәттән Мария да шаярту катыш: «Моңа кадәр Шкаплеровның биш минуттан артык сөйләшкәнен күргәнем юк иде. Сезне бигрәк тә яратып җибәрде», – дип әйтеп куйды. Үзәк җитәкчесе Максим Харламов, җитди сәбәпләр килеп чыгу сәбәпле, урынбасарын җибәргән иде. Юрий Гагаринны йөрткән шофер Исфат Миңнеҗанов, үзәк хезмәткәре Юрий Байков белән дә рәхәтләнеп  аралаштык.

Космонавтлар музеенда Юрий Гагарин муззее. Безнең арада беренче космонавтның шоферы Исфат абый Миңнеҗанов

Экскурсияләр барышында танылган белгечләр, идарә җитәкчеләре Владимир Киршанов, Андрей Курицын белән дә очраштык. Ни гаҗәп, аларның барысы да Татарстаннан делегация килүен ишеткән. Һәрберсе, яныбызга килеп, хәлебезне белешеп, аралашып китүне кирәк дип тапты.   Гомумән, Йолдызлы шәһәр бөтенләй башка дөнья кебек ул. Андагы геройлар аеруча гади, аеруча ихлас. Үзара мөнәсәбәтләр сокланырлык. Башка сыймаслык зур эшләр эшләнсә дә, һәр җирдә тынычлык, сабырлык хакимлек итә. Баштарак бу халәт хәтта гайре табигый кебек тоелган иде. Аннан, безгә дә артык ашыгып, сабырсызланып яшәмәскә кирәк, ахры, дигән уй биләп алды.   Машина йөртүчебез дә гади генә булып чыкмады безнең. Аның исеме Сергей Павлович Токарев булгач, без: «О, безне Сергей Павлович (бу очракта Королевны күздә тотып) үзе алып бара икән. Хәерлегә инде бу», – дип көлешкән идек. Шулай булып чыкты да.

Тренажер залында

Йолдызлы шәһәр

Ракетаның акрын гына күккә күтәрелүен күзәткәндә, без гадәттә космонавтлар белән горурланабыз, аларның батырлыгына, сәламәтлегенә сокланабыз. Әмма теләсә кайсы очышның җирдән башланганын күп вакытта уйлап та карамыйбыз. Йолдызлы шәһәрчеккә сәяхәт безгә бу хезмәтнең нинди катлаулы һәм авыр икәнен аңларга ярдәм итте. Боларны белеп тору космонавт булырга хыялланган балаларга, яшьләргә дә комачауламас дип уйлыйм.

Космонавтлар йортындагы музейда Гагаринга һәйкәл

Йолдызлы шәһәрчек Мәскәү өлкәсендәге Щелково районында урнашкан. Анда 6700 тирәсе кеше яши. (Шушы урында Фәрит Әюпов, безнең Чувашиядәге Шыгырдан авылы кебек икән, дип әйтеп куйды.) 1960 елның 11 гыйнварында монда Сергей Павлович Королёв инициативасы белән Космонавтларны әзерләү үзәге төзелә башлый. Илебездәге барлык космонавтлар да галәмгә очарга шушында әзерләнә. Өлешчә чит илнекеләр дә әзерлек үтә, чөнки  күп кенә сынау җиһазлары бары тик шушы үзәктә генә бар.  Контроль пункт аша шәһәрчек биләмәсенә кергәч, безне саф һава, чиста, киң урамнар, төзек юллар, яшеллек каршы алды. Урамда светофорлар юк, машиналар аз йөри, шуңа күрә җәяүлеләргә тулы ирек бирелгән. Үз мәктәбе, балалар бакчасы бар. Дөрес, космонавтлар башка җирләрдә дә яшиләр икән. Мондагы фатирлар, йортлар хосусыйлаштырылган, үзләренеке. Шуңа күрә күбесенең балалары, оныклары шәһәрчектә яшәвен дәвам итә һәм күбесе, төрле уку йортларын тәмамлап, космос өлкәсендә эшли.  Монысы – шәһәр. Ә менә космонавтлар әзерләнә торган территориягә керер өчен тагын бер тикшеренү узасы.

Космонавтлар отряды командиры Олег Кононенко белән истәлеккә фотога төштек

Ниләр күрдек, ниләр белдек?

«Союз». Башта без «Союз» корабльләренең тулы размерлы макетлары  урнаштырылган залга кердек. Корабльгә менә торган баскычны, беренче космонавтка хөрмәт йөзеннән, «Гагарин баскычы» дип йөртәләр икән.

Гагарин баскычында

Кайчандыр Юрий Гагарин анда аяк киемен салып, «Восток» космик корабленә менгән. Шул гадәт әле дә саклана. «Союз» корабльләре 1960 елда СССРда җитештерелә башлый һәм алар, Айны әйләнеп, Җиргә төшәргә тәгаенләнә.  Белгәнебезчә, 1967 елда беренче «Союз»ның очуы фаҗига белән тәмамланды. Ул вакытта очучы-космонавт Владимир Комаров һәлак булды. Аннан соң ул, әлбәттә инде, камилләштерелә һәм хәзерге көнгә кадәр иң куркынычсыз космик корабль булып санала. Организмга артык йөкләнеш булмасын өчен,  очкан вакытта космонавтлар эмбрион формасында ята. «Физик яктан нык булмаган кешегә бу бик авыр. Шуңа күрә хатын-кызларга үзләрен сынап карамаска киңәш итәбез», – дигәч, гүзәл затлар арасында тәвәккәлләүче кеше күренмәде. Хәлил белән Фәрит, санаулы секундларга булса да, «космонавт  булып караудан» баш тарта алмадылар, әлбәттә. Эченә кереп, көчкә-көчкә сыеп дип әйтик, эмбрион формасында ятып карадылар. Сынауны уңышлы үттеләр. Ә космонавтлар исә бу тренажерларда корабльнең җирдән китеп станциягә тоташкан вакытына кадәр бөтен идарә итү процессын имитациялиләр.

Очрашудан соң истәлеккә фотога төштек

Центрифуга. Булачак космонавтлар узарга тиеш төп сынауларның берсе – центрифуга. Кеше үзеннән таләп ителгән йөкләнешне күтәрә аламы? Старт һәм җиргә төшү вакытында бу бигрәк тә мөһим икән. Мария безне: «Бу этап иң катлаулысы. Нәкъ менә шушы сынауны үтә алмыйча, бик күпләр космонавт булудан мәхрүм кала да инде. Аның тизлеге кеше башына сыя алмаслык – минутына 70 әйләнеш. Әзерлексез кеше шундук аңын җуярга мөмкин. Конструкциянең авырлыгы – 305 тонна», – дип таныштырды. Үзәктәге ЦФ-18 бердәнбер һәм дөньяда иң зур аппарат булып санала икән. Бу монументаль конструкцияне җитештерергә 1970 елда швед фирмасы алына. Моның өчен 10 ел вакыт сарыф ителә. Нәтиҗәдә 18 метрлы рычаг белән динамик тренажер пәйда була. Центрифуга шундый зур тизлектә әйләнү белән бергә, космонавтлар утырган кабинаны да аермалы яссылыкта әйләндерергә мөмкин. Шартлар чынбарлыкка туры килсен өчен, монда температураны, басымны, хәтта кабинадан атмосфераны суырып алып, дымлылыкны үзгәртергә мөмкин.  Космонавт центрифугада әйләнгәндә, табиб аның сәламәтлеген бертуктаусыз тикшереп тора.

Үзәк хезмәткәре Андрей Чибирев җитәкчелегендә тренажерларда күнегүләр үттек

Термокамера. Атмосфераның тыгыз катламнарына кергәндә, Җиргә төшә торган аппарат меңнәрчә градуска кадәр кыза. Шуңа күрә дә скафандрлар терморегуляцияләү системасы белән тәэмин ителгән. Теге яки бу сәбәпләр аркасында кинәт кенә әлеге система сафтан чыкса, космонавтлар югары температураны үз җилкәсендә татырга әзер булырга тиешләр. Моның өчен  термокамераларда сынау узалар. Аларны бер сәгатькә температурасы 100 градус, дымлылыгы 50 процент булган мунчага кертәләр. Чагыштыру өчен, мәсәлән, 110 градуслы мунчада 17 минут утыру бүген рекорд санала.

Гидролаборатория. Үзәкнең бер корпусында гидролаборатория урнашкан. Икенче төрле әйткәндә, ул – диаметры 27 метр, тирәнлеге 12 метр булган цилиндр формасындагы бассейн. Аның ярдәмендә авырлыкны  югалту халәтен имитациялиләр. Космонавтны скафандрда суга төшерәләр һәм гәүдәсе стеналарга якын килә алмасын өчен, скафандр «кесә»ләренә кургаш йөк асалар. Бассейн тирән булганга, анда теләсә кайсы космик станциянең үз зурлыгындагы макетын урнаштыра алганнар. Кайчандыр «Мир» станциясе макеты ярдәмендә дә эшләгәннәр. Дөрес, монда инде модульләрне, космостагы кебек, бер кул белән генә хәрәкәтләндереп булмый, шуңа күрә булачак космонавтларга махсус өйрәтелгән аквалангчылар ярдәмгә килә.

Юрий Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәгендә очрашу

Исән калуга сынау. «Галәмнән төшүче аппарат гадәттә план буенча хәрәкәт итә. Әмма кечкенә генә төгәлсезлек тә аны юлдан яздырырга мөмкин», – дип аңлаттылар безгә белгечләр. Кечкенә генә дигәннәре корабльне меңнәрчә километрга читкә җибәрергә мөмкин икән. Шуңа күрә аппарат теләсә нинди урынга – җиргә, суга, чүлгә, тайгага да төшәргә мөмкин. Мондый очраклар өчен космонавтлар үзләре белән «авария запасы» йөртә. Ул махсус капсулада саклана. Анда фонарь, аптечка, төтен ракетасы, рация, акулаларны куркыту өчен сыбызгы, агач кисү өчен титаннан эшләнгән пычкы бар. «Элек бу комплектта пистолет та булган. Бәлки сез Леонов белән Беляев тайгага төшкәннән соң булган хәлләрне хәтерлисездер әле. Аларның пистолеты бар иде. 2000 елда бу коралны мачетега (озын, киң, бик юка пычак-балта)  алыштырдылар», – дип аңлатма бирде озата йөрүчебез. Мондый шартларга әзерләү өчен космонавтларны шушы запаслар белән елына бер тапкыр тайга, чүл яки океанга төшерәләр икән. Алар анда берничә көн яшәргә, аннан соң алдан билгеләнгән урыннарга кайтырга тиешләр.

Үзәктәге Россия сегментында

Менә шушындый шартларда булачак космонавтлар 10–15әр ел галәмгә очарга әзерләнәләр. Ә бәхет, әйтергә кирәк, бик азларга гына елмая. «Отрядка алынганда комиссияне үткән кандидатлар да, тренажерларда шөгыльләнә-шөгыльләнә, сәламәтлеген югалтырга мөмкин. Төшенкелеккә биреләләрдер дисезме? Әлбәттә, стресс. Әмма көчле кешеләр буларак, алар бу хисне дә җиңәргә өйрәнәләр. Үзәктә эшләүче белгечләрнең күбесе – кайчандыр я космонавтлар отрядына керергә әзерләнгән, я, сәламәтлеге какшау сәбәпле, бераздан төшеп калган кешеләр. Әзерләнү вакыты да организмның мөмкинлекләренә карый», – диде Мария.  Бу җәһәттән Рафаил Мортазин да үз тарихын сөйләп алды. «Мин үзем дә космонавтлар отрядына язылган идем.  Бердәнбер көнне медицина комиссиясен үтә алмадым. Шул мизгелдә моның нинди кайгы икәнлеген сөйләп тә, аңлатып та бетерә торган түгел. Әмма безне теләсә нинди вазгыятьтә көчле рухлы булырга өйрәтәләр. Сынмаска, сыгылмаска шул ярдәм итә», – диде ул.

Юрий Гагарин машинасы

Перспективалы Россия орбиталь станциясенә (РОС) очу өчен 2023–2024 елларда  беренче тапкыр космонавтларны сайлап алу игълан ителә. Анда бүген гамәлдә булган Роскосмос космонавтлары да катнаша ала. 2023 елда галәмгә очу өчен Белоруссиядән Марина Василевская әзерлек эшләрен башлаган инде.  Бу хакта Юрий Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәгендә хәбәр иттеләр.

Сан

Бүген СССР һәм Россия космонавтлары исемлегендә 130 кеше исәпләнә, шуларның 5е – хатын-кыз. 116 космонавт карьерасын тәмамлаган. 14е актив эшчәнлек алып бара һәм берләштерелгән отрядта санала. 4 космонавт очыш вакытында һәлак була. 2023 елның март аена 44 космонавт вафат була.

Звездный шәһәрчеге белән саубуллашабыз

Фәния Әхмәтҗанова 


Галәмгә илтүче баскыч: «ВТ» журналисты Юрий Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәгендә  булып кайтты” язмасына фикерләр

  1. Бик куп мэгълумат алдык.Бик зур рэхмэт Сезгэ!Алга таба да иж,ат ун,ышлары телибез!

Фикер өстәү