Гагарин бәлеше. 12 апрель – Космонавтика көне

Бу арада Арча районында бәлеш пешермәгән гаилә калмагандыр, мөгаен. Әле аның да ниндиен диген?! Йолдызлар, ракеталар белән бизәлгәнен. Ә болай әллә ни гаҗәпләнерлек тә түгел, эчлеге ит белән бәрәңгедән торган гап-гади татар ашы ул. Беренче космонавтның бәлешкә ни катнашы бар дисезме? Гагарин, чыннан да, бәлешне бик яраткан икән шул. Аның Оренбургта яшәүче каенатасы Иван Горячев тирә-якта дан тоткан пешекче була. Менә ул сыйлый да инде киявен татар ашлары белән.

Ә бәйрәм көнне, ягъни Юрий Гагарин галәмне яулаган мизгелләрдә, иманым камил, Арча өйләрендә бәлеш һәр өстәлнең түренә менеп кунаклар. Фотога да төшерерләр. Чөнки районда инде менә берничә ел «Гагарин бәлеше» дип аталган фотобәйге эшләп килә. Арчалыларның чәйләре дә – Гагаринныкы. Анысы да лимонлы гадәти чәй. Әмма аның үз тарихы бар. Галәмнән төшкәч тә, беренче космонавтны бик күп чит илләргә кунакка чакыралар. Бөекбританиягә баргач, аңа королева чәй тәкъдим итә. Эчеп бетергәч, Юрий Гагарин, үзе дә сизмәстән, лимонны ашап куя. Башта барысы да сүзсез калалар. Королева, космонавтны авыр хәлдә калдырмас өчендер, күрәсең, үзе дә нәкъ шулай эшли. Шул көннән лимонлы чәй «Гагарин чәе» дип йөртелә башлый.
Арчада шушы көннәрдә генә «Гагарин ярминкәсе» белән «Гагарин өмәсе» уздырдылар. Ярминкәдә бик күп әйберләр куелса да, нигездә утырту өчен бәрәңге сатылды. Аның да тарихы бар. 1961 елның 12 мартында Саратов өлкәсенең Смеловка авылы янында басуга килеп төшкәч, Гагаринны беренче булып өч яшьлек оныгы белән татар хатыны Әнихәят Тахтарова каршылый. Алар бәрәңге утыртып йөргән булганнар. Ул елны да быелгы кебек яз иртә килгән, күрәсең.
Ә өмә, аңлашыла инде, тирә-як гөл кебек балкып торсын өчен үткәрелә. Нәрсә дисәң дә, бәйрәм бит! Монда мәктәпләр дә, барлык оешма-предприятиеләр дә бик актив катнаша.
Әйтергә кирәк, космос юнәлешендә Арчада ел әйләнә эш бара. Узган ел «Җиһангирлар» инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов мәктәпләр, уку йортлары белән элемтәне тагын да ныгыту максатыннан яңа программа тәкъдим иткән иде. Шуннан бирле эшнең бер минутка да туктап торганы юк. Район башлыгы Илшат Нуриев та җиһангирларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Планнары зурдан. Җиһангирлар паркы төзелешен башлап җибәрмәкчеләр, Татарстаннан беренче космонавт Сергей Рыжиковны һәм «йолдызлы» шәһәрдә эшләүче якташ егетләребезне кунакка чакыру турында да фикерләшәләр. Күрсәтерлек әйберләр дә бар. 2016 елның 19 октябрендә Бөгелмә егете Россиянең (СССРның) 121 нче космонавты булып, беренче тапкыр галәмгә юл тотты. Арчалылар һәрвакыттагыча бу вакыйганы да читтә калдырмадылар. Якташыбыз 11 сәгать 5 минут 14 секундта галәмгә юл тотты. Нәкъ шул мизгелдә стадионда Җиһангирлар аллеясына нигез салынды. Татарстанның беренче космонавты хөрмәтенә стела да куелды.
Яңа программа буенча беренчеләрдән булып педагогия көллияте эшли башлады.
– 2022–2023 уку елы планына космос өлкәсен өйрәтүне аерым бер бүлек итеп керттек. Көллият каршында гимназия сыйныфлары, балалар бакчасы бар, база буларак, 6 нчы мәктәп белән дә тыгыз элемтәдә яшибез. Космос өлкәсе барысын да нык кызыксындыра, – диде бу җәһәттән көллият директоры Гөлнара Гарипова.
Бүген Арча районындагы барлык мәктәпләр дә галәм рухында яши.
Ни өчен әле җиһангирлар мәктәпләргә, уку йортларына галәм темасын кертү турында чаң суга? Бу сорауга Хәлил Шәйхенурович менә ничек җавап бирә:
– Юрий Гагарин космоска очканнан соң 61 ел үткәч тә, без Россияне космос өлкәсендә лидер дип уйлыйбыз. Ни кызганыч, бу дөреслеккә туры килми. Бүгенге Россия дөньядагы космик державалар арасында АКШ һәм Кытайдан кала өченче урынны гына били. Һиндстанда да космик индустрия көчле үсеш алган. СССР таралганнан соң, илебезнең оборона сәнәгате комплексы зур югалтулар кичерде. Әмма юкка чыкмады, аягында басып кала алды. Бүген безнең төп көндәшләребез – АКШ, Кытай, Европа берлеге. Япония, Канада, Һиндстан, Иран һәм Бразилия үкчәгә басып килә. Ә бит бу калышуда төп факторларның берсе – кадрлар әзерләү барышында урта мәктәпләрдә пәйда булган кимчелекләр. Бу турыдан-туры совет укыту системасын юк итүгә, физика һәм математика фәннәрен укыту буенча җитешсезлекләргә килеп төртелә.
Әнә шул бушлыкны тутырырга тырыша да инде «Җиһангирлар» төркеме. «Гагарин белән 108 минут бергә» проекты, Арча радиосындагы атналык «Җиһан серләре» тапшырулары, «Гагарин көне» бәйрәме, «Гагарин ярминкәсе», «Гагарин бәлеше» бәйрәме, «Җиһангирлар паркы», «Җиһангир бакчалары һәм урманнары», төрле-төрле башка чаралар – барысы да балаларны кызыксындыру өчен.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү