«Мин – Гагарин, син – татарин…»

Әлбәттә инде, баш исемгә куелган сүзләр халык арасында күбрәк йөремсәк мәзәкләрдән алынган дип уйланыла. Ә бит, истәлекләрдән күренгәнчә, бу сүзләрне Гагарин үзе әйтә. Аның янәшәсендә татарлар, чыннан да, күп була һәм саллы гына урын алып тора. Шуларның берничәсе турында укучыларыбызга да сөйлик әле.

Гариф Сәйфиев

1962 елны космоска юл яруның бер еллыгы уңаеннан Звездный шәһәрчегенә алты яңа «Волга» автомобиле кайтарыла. Бу вакытта Гагаринның шәхси йөртүчесе Татарстанның Сарман районындагы Теләнче Тамак авылы егете Гариф Сәйфиев була. Ул армия сафларында хезмәт итә. Беренче космонавт шоферы янына килә дә: «Әйдә, кайсы ошый, шунысын сайлап ал», – дип әйтә. Егетне аз сүзле, тырыш, сабыр булганы өчен хөрмәт итә ул. Гарифның өчьеллык хәрби хезмәте беренче космонавт белән янәшә үтә.

Ял көннәрендә Гагарин еш кына әнисе янына, Смоленск өлкәсендәге Гжатск шәһәренә кайта. 171 чакрым араны ике сәгать эчендә үтәләр. Беренче тапкыр кайткач, Анна Тимофеевна Гарифны өстәл янына чакыра. Егет читенсенә, кермәс өчен сәбәп эзли башлый. Космонавт шунда: «Без бит – синең белән адашлар. Мин – Гагарин, син – татарин. Мин – авыл егете, син дә – авылныкы. Оялып торма, әйдә», – дип егетне өйгә алып керә. Хезмәте тәмамланганнан соң космонавт аңа шәһәрчектә бөтенләйгә калырга тәкъдим ясый, фатирлы итәргә вәгъдә бирә. Әмма егет, гомерен авылда үткәргән, бер сүз дә русча белмәгән өлкән яшьтәге авыру әнисенә шәһәр фатирында яшәү кыен булыр дип, баш тарта. Авылга кайткач, шофер булып эшли. Армия хезмәте турында әллә ни сөйләнеп йөрми. Бары тик 1977 елда гына гаиләсе белән Йолдызлы шәһәренә кунакка барып кайта. Аның хатыны Долорес сәяхәт турында: «Мин СССР җитәкчеләре генә туктала торган мондый шәп кунакханәне беренче тапкыр күрдем», – дип сөйли. Гариф Сәйфиевнең истәлекләрен туганнары да, авыл халкы да кадерләп саклый.

Ядкәр Акбулатов

Бу милләттәшебез Оренбургта очучылар әзерләүче хәрби-авиация училищесының очучы-инструкторы була. 1955–1957 елларда Гагарин шушы уку йортында белем ала. Соңрак Ядкәр Шакирович беренче космонавт белән булган хәлләр турында болай дип яза.

– Гагарин белән беренче тапкыр 1955 елда очраштым. Ул көнне лагерь буенча кизү идем. Бер эскадрильяда тәртипнең аксавын күреп, старшинаны яныма чакырдым. Йокларга ятарга әмер булган иде инде. Шуңа, күрәсең, старшина майкадан, аягына итекләрен элгән килеш кенә йөгереп керде дә:

«Старшина Гагарин сезнең приказ буенча килде», – дип хәбәр салды. Минем: «Сержант икәнеңне күрмим. Офицер янына ник формасыз килдең?» – дип кисәтү ясавым булды, кире йөгереп китте, 2–3 минуттан әйләнеп килеп тә җитте. Бу юлы тиешенчә, формадан иде. Мин аңа башкаларның тынычлыгын алган тәртип бозучыны табарга һәм тынычландырырга куштым.

Дәүләт имтиханнары вакытында теорияне «биш»кә генә белгән Гагарин никтер «дүртле» ала. Ядкәр Шакирович моның белән килешми. Имтиханны кабат бирүен таләп итә. Булачак космонавт бөтен биремнәрне үтәп, «бишле»гә бирә. Гагаринның космоска очуын ишеткәч, остазы башта үз колакларына ышанмый тора. Беренче космонавт Оренбургка килгәч, аны башта укучысы янына кертмиләр. Җаен табып, очрашуга генерал машинасында килә ул.

– Гагарин мине күреп алды да каршыма килә башлады. Аның тирәсендәге кешеләр як-якка китеп, юл бирделәр. Шул вакытта, чыннан да минем янга микәнни, дип уйлаганым хәтердә. Өч метр кала, нәкъ шулай икәнлегенә инандым. Үзе елмая, кулларын җәеп, кочакларга килә. Мин дә аның каршысына киттем, кочаклашып исәнләштек. «Курыкмыйча космоска менгәнең өчен рәхмәт сиңа, Гагарин (мин аны гел фамилиясе белән генә атый идем), без синең белән бик горурланабыз», – дидем. Ул җавап итеп: «Иптәш командир, үзегезгә бик зур рәхмәт! Өйрәтмәгән, укытмаган булсагыз, космоска менеп җитә алмаган булыр идем», – диде. Банкетта утырганда: «Күтәрелеп киткәндә әйтелгән «Поехали!» сүзен кайдан алдың?» – дип сорадым. «Иптәш капитан, бу бит – сезнең сүз. Теләсә нинди очыш ясаганда сез үтә дә гади итеп, ну, поехали, дип әйтә идегез. Шуны ишетүгә, бездә ышаныч туа иде. Әйтерсең, күккә менмибез, ә дилбегә тартып, атта юырттырып китәбез», – дип елмайды ул.

Әнихәят Тахтарова

Очыш тәмамлана. Космик корабль Саратов өлкәсенең Смеловка авылы янына төшә. Бу мизгел турында Гагарин үзе менә ничек яза:

– Каты җиргә басуга, алалы-колалы бозау янында басып торучы бер хатын белән кызчыкны күреп алдым. Каршыларына киттем. Алар да миңа таба килә башладылар. Тик якынрак килгән саен, адымнарын акрынайттылар. Мин бит әле әфлисун төсендәге скафандрда идем. Күрәсең, бу ачык төс аларны бераз шүрләткәндер. Мондый әйберне күргәннәре дә булмагандыр. «Үзебезнекеләр, иптәшләр, үзебезнекеләр», – дидем мин, шлемымны салып. Бу урманчы хатыны Анна Тахтарова белән оныгы Рита булып чыкты».

«Син кайдан килеп чыктың соң?» – дигән сорауга Гагарин, корабльдән, дип җавап бирә. Корабль суда гына була бит ул, дигәч, әбекәйгә аппаратның эчен дә күрсәтеп чыга.

Чынлыкта исә рус исемнәрен Гагарин аларга үзе куша. Оныгы Румия белән Әнихәят апа була ул. Соңрак Румия Әбдерәшитовна белән булган очрашуларга багышланган язмалар да шул хакта сөйли. Миңа бу исемне Гагарин үзе кушты дип, Рита исемен дә бик ярата ул. Әбисе, әнисе Гөлчирә, әтисе Әбдерәшит исән чагында Гагарин аларга гел хатлар язып, посылкалар җибәреп тора.

Әнихәят апа Гагарин очып төшкәндә бакчада бәрәңге утырта торган була. Шуннан соң, һава торышы нинди булуга карамастан, бу көнне бакчага 2–3 данә булса да бәрәңге төртеп кую гаиләнең традициясенә әйләнә. Бәрәңге дигәннән, Юрий Гагарин аның бәлешен дә бик ярата торган була. Татар халкының бу тәмле ризыгы белән аны Оренбургта пешекче булып эшләүче каенатасы сыйлый.

Татарстанда Хәлил Гайнетдинов җитәкчелегендәге «Җиһангирлар» инициатив төркеме, беренче космонавтны искә алып, космос өлкәсенә битараф булмаучыларны ел саен «Гагарин бәлеше» белән сыйлый. Әлбәттә инде, бу чара мәктәпләрне, балалар бакчаларын, төрле оешмаларны үзенә җәлеп итеп, ике атнадан бик зур бәйрәмгә – Гагарин көненә әйләнә.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 


Фикер өстәү