28 март тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Мәскәү «башы»
159 ел элек (1863) Мәскәүдә беренче тапкыр «шәһәр башы»н сайлыйлар. Сайлау хокукы шәһәрдә ике елдан да ким яшәмәгән, елына чиста кереме 100 сум көмеш булган 21 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга бирелә. Исемлеккә хатын-кызларны да кертәләр. Әмма алар сайлауда катнашмыйлар, «тавышларын» ирләре аша гына җиткерә алалар. Беренче сайлау кенәз Александр Щербатов өчен була. Урнага «әйе» дип тавыш бирүчеләр – 338 ак шар, «юк» диючеләр 123 кара шар төшерә.

Хатын-кызларга – уку йорты
164 ел элек (1858) Санкт-Петербургта Россиядә хатын-кызлар өчен беренче уку йорты ачыла. Кызларны рус теленә, әдәбиятына, табигый фәннәргә, математика нигезләренә, шулай ук рәсем ясарга һәм кул эшләренә өйрәтәләр. Өстәмә акча түләп, башка фәннәрне дә үзләштерергә мөмкинлек ачыла. Мәсәлән, елына биш сум түләсәң, берәр чит тел яки биергә өйрәнергә була.

Зур театр
246 ел элек (1776) Россия Зур театры оештырыла. Театр труппасының беренче составына 40 лап кеше җыела. Анда чит илләрдән чакырылган йолдызлардан алып, крепостной артистларга кадәр була. Театр биналары берничә тапкыр янгын юкка чыгара. Бүген гамәлдә булганы 1825 елны архитектор Осип Бове тарафыннан төзелә.

Кер юу машинасы
225 ел элек (1797) америкалы Натаниэль Бриггс беренче кер юу машинасына патент ясый. Ул күчерелеп йөри торган рам белән агач ящик була. 50 елдан соң, 1851 елда, америкалы Джеймс Кинг заманчарак машина уйлап таба. Аның барабаны, хәрәкәтләндерү өчен тоткасы була. 1908 елда электр белән эшли торганнары, 1949 елда автомат-машиналар пәйда була.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү