Азәрбәйҗанның беренче Президенты Аяз Муталибов 83 яшендә вафат булган.
«Азәрбәйҗанның беренче Президенты Аяз Муталибов вафат булды», — дип яза мәрхүмнең туганнарына сылтама белән РИА Новости.
Ул дәүләт башлыгы булып 1991 елның сентябрендә сайланган булган. Республиканың Халык фронты басымы астында 1992 елның мартында отставкага китә.