Актер Айрат Мифтахов «Тантана» премиясенә ия булды

«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Тантана» премиясе Әлмәт театры артисты Айрат Мифтаховка тапшырылды.

Айрат Мифтахов премиягә «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге Шәмси роле өчен лаек булды. Актерга диплом Чаллы театры сәхнәсеннән тапшырылды.

«Әнием, җаным, бәгърем, мин җиндем», диде актер сәхнәдән. Ул театр җитәкчеләренә һәм коллегаларына рәхмәтләрен әйтте.

«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә республиканың театраль премиясенә Чаллы курчак театрыннан Егор Митрофанов, Әлмәт театрыннан Динар Хөснетдинов һәм Минзәлә театрыннан Рөстәм Зиннуров та дәгъва иттеләр.

Әлмәт театрында «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендә Гаяз Исхакый әсәре буенча Айдар Җаббаров куйды. Әлеге спектакль «Иң яхшы спектакль» номинациясенә дә дәгъва итә.

«Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы Чаллы татар дәүләт драма театры залында бара.

/Татар-информ


Фикер өстәү