Сәфәров Татарстан росгвардиячеләрен Милли гвардия гаскәрләре көне белән котлады

Бүгенге көндә Росгвардия хезмәткәрләре Россиянең хокук тәртибен һәм тышкы сәяси мәнфәгатьләрен яклауда алдынгы рәтләрдә торалар. Бу хакта ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Росгвардиянең Татарстан идарәсе башлыгын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, ассызыклады.

Ул татарстанлыларның һөнәри әзерлеге, хәрби осталыгы һәм батырлыгы югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

“Сезгә чын күңелдән көндәлек хезмәттә, россиялеләрнең тынычлыгын һәм Ватаныбызның иминлеген тәэмин итүгә бәйле стратегик дәүләт һәм иҗтимагый әһәмиятле бурычларны хәл итүдә уңышлар телим”, — диелә Россия Федерациясе милли гвардиясенең Татарстан Республикасы буенча Федераль гаскәрләре хезмәте идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров адресына юлланган котлау телеграммасында.

 


Фикер өстәү