Россиядә коронавирусның алтынчы дулкыны башланырга мөмкин

Медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючков фикеренчә, киләсе өч атнада Россиядә коронавирусның алтынчы дулкыны чыгарга мөмкин.

«Клиникал Экселанс Груп» контракт-тикшеренү компаниясе генераль директоры сүзләренә караганда, коронавирусның яңа дулкыныннан котылып булмый. Халык арасында авырулар саны артуны да туктату мөмкин түгел. Бу турыда trud.ru сайты яза.

«Коронавирусның алтынчы дулкыны һичшиксез булыр. Хәзер мондый ихтимал бик зур яки якындагы өч атнада, йә бу көз яки җәй булачак. Барысы да нәрсәне дулкын дип атавыбыздан тора. Хәзер „Омикрон“дагы кебек авыручылар күп булмаячакр. Аның ни дәрәҗәдә булачагы турында сорау туа», — дип белдерде иммунолог.

Крючков фикеренчә, Россия тагын авыручылар саны артуга әлегә әзер түгел.


Фикер өстәү