«Барыбер буйсынырга туры килә»: крепостное право юкка чыгу нәтиҗәле булганмы?

1861 елның март аенда крепостное право юкка чыгарылып, крестьяннар иреккә чыга. Мондый саллы реформалар, гадәттә, шактый гына болганышлар хасил итеп, бер чор белән икенчесен алыштыра. Казан губернасында мондый үзгәрешләр яшәешкә ничегрәк тәэсир иткән? Тормыш арбасы кайсы якка таба тәгәрәгән? Бер яктан караганда, крестьяннар өчен бу бик файдалы да булган кебек. Шулай булгач, ни өчен әле монда, әле тегендә фетнәләр күтәрелеп торган? Шушы сорауларга җавап табу йөзеннән, тарих битләренә күз салыйк әле.

Астан килгәнне көтәсе түгел

Феодаль системаның кризиска килеп керүен һәм крестьяннарның баш күтәрүе ешайганын аңлаган император Александр II, гәрчә моңа дворяннарның, түрәләрнең күп өлеше каршы булса да: «Крепостное правоның астан юкка чыгарылганын көтеп утырганчы, өстән басым ясау яхшырак булыр», – дигән фикергә килә. Реформаны әзерләү өчен Крестьян мәсьәләсе буенча яшерен комитет төзелә. Шул исәптән 50 губернадагы дворяннар комитеты крестьяннарны азат итү проектларын эшли. Казан губернаторы Козлянинов та бу эшкә рөхсәт ала.

1859 елның апреленә «Казан губернасында алпавыт крестьяннарының хәлен яхшырту турында» проект эшләнә. Әмма, аңлашыла ки, кулдагы байлыкны бирергә беркем дә ашкынып тормый. Документта «алпавытларның җиргә милек хокуклары кагылгысыз кала», «урманнар алпавытлар кулында кала» дип күрсәтелә. Алпавытлар барлык җирне үз милекләре итеп игълан итәләр, бер өлешен генә акчага яки натуралата тапшырылган әйберләр бәрабәренә өләшергә карар кылына.

Бер кешегә 1,75 дисәтинә җир бүлеп бирелә, шул ук вакытта, әйтергә кирәк, җан саклап калу өчен 6–8 дисәтинә кирәк була. Бер дисәтинә җир өчен комитет тарафыннан салым 4 сум 50 тиен көмеш күләмендә билгеләнә. Өстәвенә крестьяннарга җирне арендага бирергә, үз биләмәләрендә урман яки күл булган очракта, агач кисәргә, балык тотарга ярамый. Бүлеп бирелгән биләмәне дә алпавытның теләсә кайсы вакыт алыштырырга хокукы була.

Казан комитеты проекты буенча, бәйлелектән котылу өчен ир-атлар – 120 сум, хатын-кызлар 60 сум акча түләргә тиеш була. Кыскасы, бер нәрсәне дә күздән ычкындырмас өчен, кулдан килгәннең барысы да эшләнә. Чөнки алпавытлар өчен крестьяннарның бәйле булып калуы бик уңайлы була. Мондый проектка хәтта губернатор үзе дә каршы килә, крестьяннар арасында фетнәләр башланмасын дип курка. Әмма, тулаем алганда, әлеге проектта законга каршы килә торган әйбер «тапмыйлар».

Крестьяннарны кабалага кертүнең тагын бер юлы уйлап табыла. Бу – имеш, алпавыт биләмәләрен авыллардан чистарту. Йортны ташлап чыгып китә алмыйсың. Ахыр чиктә буйсынырга туры килә. Шулай итеп, элеккеге крепостной крестьяннар белән идарә итү өчен яңа аппарат төзелә. Хуҗалыкларын авыл сходына берләштереп, староста сайлыйлар. Сходлар волостька берләшә. Аның үз идарәсе һәм суды була. Шулай итеп, крестьяннарның бернинди иреге дә калмый, алар турыдан-туры патша хакимиятенә бәйле булып калалар.

Дәүләт крестьяннары

Капитализмга бару юлында реформалар бертуктаусыз дәвам итә. 1866 елда дәүләт крестьяннарына да чират җитә. Тора-бара алар хокуклары буенча крепостной крестьяннарга тигезләшеп калалар. Дөрес, аларның биләмәләре алпавыт крестьяннарына караганда шактый зур – 4,7 дисәтинәдән алып 6,4кә кадәр була. 1866 елгы реформада халыкны милләт буенча да аералар: мәсәлән, русларга җан башына уртача 6,4 дисәтинә җир бирелсә, бу сан мордва белән удмуртларда – 6; мариларда – 5,7; чуашларда – 5; татарларда – 4,7. Өстәвенә Казан губернасының көнчыгыш һәм төньяк өязләрендә рус булмаган дәүләт крестьяннарыннан урманнарны тартып алалар. Әмма ничек кенә булмасын, дәүләт крестьяннары помещикларныкына караганда яхшырак хәлдә яши, чөнки җирләре күбрәк, салымнары азрак була.

Үзгәрешләр

Крестьяннар бәйлелектән котыла алмаса да, тормышлары яхшырмаса да, мондый үзгәрешләр илдә капитализм коруга юл ача. 60–70 нче елларда Россиядә земство, суд, шәһәр, цензура, финанс реформалары үткәрелә. Земство учреждениеләре беренчеләрдән булып Казан губернасында гамәлгә куела. Анда үзидарә органнары пәйда була. Башта алар дәүләт эшенә кысылмыйлар, хуҗалык эшләрен алып баралар. Әмма сайлау нәтиҗәсендә земствоның әгъзалары күбрәк дворяннар булган саен, алар җәһәт кенә хакимияткә үрлиләр. Нәтиҗәдә шәһәр Думалары, шәһәр идарәләре төзелә. Аңлашыла ки, Думага күбрәк бай кешеләр сайлана.

Иң прогрессив дип саналган реформаларның берсе – суд реформасы. Яңа устав нигезендә төрле катлау кешеләрнең закон алдындагы хокуклары тигезләшә.

Халыкара хәлләрнең киеренке торуы хәрби өлкәне дә үзгәртеп кору кирәклеген искәртә. 20 яшькә җиткән һәр ир-ат хәрби хезмәткә алына башлый. 25 еллык срок коры җирдә хезмәт итүчеләргә – 6 елга, флоттагыларга 7 елга кала. 1864 елда «Хәрби округлар турында» нигезләмә раслана. Ил территориясе 15 округка бүленә. Бу исемлектә Казан да була. Казан хәрби округы үз эченә Идел буен һәм Уралны ала. Армия яңа хәрби техника белән кораллана башлый. 1877–1878 еллардагы рус-төрек сугышында бу үзгәрешләрнең файдасы бик ачык сизелә.

Фетнәләр

Үзгәрешләр шактый гына уңышлар китерсә дә, үзләренең «ярык тагарак» янында утырып калулары белән күп крестьяннар килешми. Реформа үткәрелгәннән соң баштагы биш айда гына да 1340 җирдә крестьяннар баш күтәрә. Иң күп фетнә Казан губернасында була. Өч ай эчендә монда 75 крестьяннар хәрәкәте теркәлгән. Бу хәрәкәт тора-бара восстаниегә әйләнеп, аның үзәге Спас өязенең Бизнә авылында була. Алар Александр II  «Нигезләмә…»сендәге «яңалыклар» белән килешә алмыйлар, бу хакта югарыда торучыларга җиткерәләр. Әмма аларны беркем дә тыңларга теләми. Шунда алар авылдашлары Антон Петров янына киләләр һәм хәлне аңлатып бирүен сорыйлар. Ул аларга үзләренең ирекле булуларын җиткерә, помещикларны тыңламаска өйрәтә. Бу сүзләр бик тиз тарала. Крестьяннар салым түләүдән баш тарталар, алпавыт урманнарын кисәләр, хайваннарын куалап китәләр. Спас өязендә генә дә бу фетнәгә 75 авыл кушыла. Антон Петровның абруе көннән-көн үсә. Ул тирә-як авылларга үзенең теләктәшләрен җибәрә, Бизнәгә җыелырга куша. Алпавытларның күбесе, куркып, Казанга кача.

Фетнәне бастыру өчен, Спас өязенә генерал-майор Апраксин юлга чыга. Бизнәгә килгәч, Антон Петровны бирүләрен таләп итә. Крестьяннар ризалашмый. Апраксин коралсыз төркемгә атарга боера. Фетнә бастырыла. Күп крестьяннарны атып үтерәләр. Күбесе алган яраларыннан үлеп китә. Антон Петров та кулга алына.

Бизнәдәге фетнә туктатылганнан соң да крестьяннар хәрәкәте шактый еллар дәвам итә әле. Әмма алар һәркайда хәрби көч белән бастырылып килә. Бары тик 70 нче еллар башында гына дөньялар тынычланып китә. Сүз дә юк, мондый хәрәкәтләрнең, каршылыкның файдасы да булмый калмый.  Шушы ыгы-зыгыдан файдаланып, Казан губернасында яшәгән, көчләп чукындырылган татарлар, православие диненнән баш тартып, мөселманлыкка күчәләр. Крестьяннарны тынычландыру йөзеннән, аграр реформаларны җайлаштыру эшләре дә карала. Шулай итеп, авылларда киеренкелек бетүгә таба бара.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү