3 март тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья кыргый табигать көне

Берләшкән Милләтләр оешмасы бу датаны 2013 елның 20 декабрендә гамәлгә куя. 1973 елның 3 мартында югалу куркынычы астында булган кыргый фауна һәм флора төрләре белән халыкара сәүдә турында Конвенция кабул ителә. Бу – кыргый табигатьне саклау өлкәсендә кабул ителгән иң зур килешүләрнең берсе. Экспертлар әйтүенчә, сирәк очрый торган җәнлекләр белән сәүдә итү елына 17 миллиард евро күләменә җитә. Конвенция канаты астында 8500 төр җәнлек һәм 30000 төр үсемлек саклана.

Халыкара колак сәламәтлеген һәм ишетүне саклау көне

2007 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан гамәлгә куела. Дөньяда начар ишетүче  кешеләрнең саны 360 млн нан артык, шуларның 1 млн нан артыгы – балалар.

Бөтендөнья язучылар көне

1986 елның гыйнвар аенда ПЕН-клубның 48 нче халыкара конгрессында гамәлгә куела. Әлеге клуб 1921 елның октябрь аенда Лондонда оештырыла. Төрле жанрларда иҗат итүче  язучыларны, шагыйрьләрне, журналистларны берләштерә.

Ирекле крестьяннар

161 ел элек (1861) Россиядә крепостное право бетерелә. Бу көнне император Александр II крестьяннарга ирек бирү турындагы манифестка кул куя. Аларга төрле хокуклар бирелә: мәсәлән, өйләнешә, милек рәсмиләштерә алалар, юридик яктан ирекле булалар. Әмма җир барыбер алпавытларныкы булып кала. Үзләренә бүлеп бирелгән кишәрлекләрдә “вакытлыча” эшләүче крестьяннарның хәле крепостнойныкылардан берни белән дә аерылмый. Крестьяннарга помещиклардан җир сатып алырга мөмкинлек тудырыла. Моның өчен хөкүмәт  6 процентлы ставка белән 49 елга кредит бирә.

Романовлар династиясе

409 ел элек (1613) Земский собор Михаил Федорович Романовны  тәхеткә сайлый. Шуның белән рус җирендә барган фетнәгә нокта куела. Романовлар династиясе Россия белән 300 елдан артык җитәкчелек итә.

Фәния Әхмәтҗанова

.

 


Фикер өстәү