Россия – Украина сөйләшүләре бүген булыр дип фаразлана

Россия белән Украина арасындагы сөйләшүләрнең икенче өлеше Беловежская пущада узачак. Бу хакта “РИА Новости”  хәбәр итә.

Моңа кадәр Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский басым ясап әйткәнчә, Беловежская пуща, ике якның үзара килешенүе буенча, делегацияләрнең очрашу урыны итеп сайлап алынган.

Исегезгә төшерәбез: Россия һәм Украина делегацияләре сөйләшүләренең беренче өлеше 28 февральдә Белоруссиядә узды. Сөйләшү 5 сәгать дәвамында алып барылган иде.


Фикер өстәү