Россия Президенты ярдәмчесе, элеккеге мәдәният министры Владимир Мединский мәктәпләрдә балаларга смартфоннардан файдалануны тыярга тәкъдим итте. Әлеге тәкъдим Мәскәү педогогик киңәшмәсендә яңгырады.
— Әйдәгез, бу смартфоннарны дәресләрдә шкафларга җыеп куйыйк. Укучы мәктәпкә керә, «локер» да смартфонын калдыра, әти-әниләр дә тыныч, — дип эксперимент тәкъдим итте Мединский.
Россия Президенты ярдәмчесе үзләренчә, балаларны смартфондагы уеннардан аерганлыктан дәрес «бик кызыклы уеннан аерган күңелсез бер өзек булып тора».