Психолог: Эмоциональлекне, кайгыны, эмпатияне үстерә торган дәресләр кирәк

Мәктәп – гаиләгә, гаилә мәктәпкә сылтый.  Тәрбия мәсьәләсендә  җаваплылыкны бер-берсенә аудару дәвам итә. Казан гимназиясендә булган фаҗигадән соң әти-әниләр балаларын  мәктәпкә җибәрергә курка башлады. Әгәр тәрбия булса, мондый хәл килеп чыкмас иде. Күпләрнең телендә – бер сүз: БДИ, дөнья артыннан куабыз дип, балаларның күңелендә нәрсә майтарылганын да оныттык түгелме?

Җәмгыятьне үзгәртергә кирәк

Фаҗига булган урынга баргач, юлымда очраган  мәгариф  чиновникларының берсе, гаепне мәктәпкә аударып калдыра күрмәгез тагын, дип төрттереп куйды. Янәсе, вәхшинең мәктәпкә утлы корал белән бәреп керүендә бүгенге укучыларның да, укытучыларның да гаебе юк. Мәктәпне гаепләргә дип килмәгән идек югыйсә. Әгәр укучыга бүген такта сөртергә, ишегалдындагы карны көрәргә ярамый, укытучының баланың кулыннан телефонын тартып алырга хакы юк икән, нәрсәнедер үзгәртергә вакыт түгелме? Закон кушмый дип, әти-әниләрнең җырын озак җырларбызмы? Бары БДИга мөкиббән киткән мәктәп системасы балаларны тормышта үз юлын табарга, гаилә корырга өйрәтә аламы?

– БДИ кертелгәннән бирле әти-әниләр, укытучылар имтиханнан зарланудан туктамый. Югыйсә ничә ел үтте бит! Совет заманындагы мәгариф системасы нигә ярамады – мантыйкка сыймый, – дип аптырый депутат, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Рамил Төхвәтуллин. – Кытай да безнең системаны үзенә күчереп алды. БДИ үзен акламады, балалар имтиханнарга кергәндә, металл кысадан узганда гына да күпме  стресс кичерә. Суицидларга китергән очраклар да бар. Бүген мәктәпкә тәрбия дәресен керттең дә, яки шул уңайдан карар чыгардың да шуның белән мәсьәлә хәл ителде дигән сүз түгел. Тәрбия ул  мохиттән тора. Җәмгыятьне үзгәртү кирәк. Аның белән бергә  социаль шартлар да үзгәрергә тиеш. Булган әйберне җимерү җиңел, тик  төзүе генә авыр. Хәзер балалар да, технологияләр дә башка. Без аларның колы була башладык. Җирбитләр, зобанилар  исә һәрвакыт булачак. Камил җәмгыять беркайчан да булмаячак. Күп нәрсә битарафлыктан килә. Укытучы көне буе кәгазь тутыра,  аның тәрбияләргә вакыты да калмый. Социаль тигезсезлек тә тәэсир итә. Без барысын да глобализациягә сылтыйбыз, әмма ул процесс туктамаячак. Әйдәгез, иртәгә тәрбияли башлыйбыз, дип шигарьләр күтәреп кенә булмый. Бу ата-ана белән балага да бәйле. Әти-әни аена 18 мең сум хезмәт хакы алып, балаларын ничек итеп түләүле түгәрәкләргә йөртә алсын ди?  Без күп очракта, гаилә тәрбияләргә тиеш, дип гаепне шуңа аударып калдырырга яратабыз. Монда  сәнгать, мәдәният тә роль уйный.  Репертуарларны да карарга кирәк. Бу – мәңгелек тема. Мәктәп, гаилә, җәмгыять бергә  булганда гына нәрсәнедер үзгәртергә мөмкин.

Педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры Җәүдәт Хөсәенов та Россиядә укыту һәм   тәрбия системасы дөрес түгел дип саный.

– Элек октябрят,  пионер, комсомоллар заманында  тулы бер тәрбия системасы бар иде, әмма ул җимерелде, аның урынына яңасын төземәделәр. Әгәр  үзгәртмәсәләр,  мондый аяныч хәлләр тагын кабатланырга мөмкин. Шуңа күрә аны   яңартырга кирәк. Тәрбия ул – матур  бер чәчәк. Ә уку-укыту – шуның бер таҗы гына, – ди галим. – Көчле империяләр икътисади  хәл аркасында түгел, рухи тәрбия нигезләре җимерелгәнгә юкка чыкты. БДИны да юкка чыгарырга, аның урынына элеккеге   имтиханнарны кайтарырга кирәк. Тест системасы ул –  Америкада авыру балаларның сәләтен тикшерү өчен уйлап табылган нәрсә. Һәр халыкның үзенең укыту һәм тәрбия системасы бар. Ни өчен безгә Американыкы кирәк? Россиянең үз гореф-гадәтләре, үз менталитеты бар. Мәктәпләрдә белем һәм тәрбия шуңа нигезләнеп оештырылырга тиеш. Интернет та балаларның башын томалый, алар балаларны бөтенләй икенче хәлгә китерә. Балалар начар мәгълүматны кабул итәләр. Шуңа күрә аны чистартырга, яхшы, матур, файдалы әйберләрне генә калдырырга кирәк. Бүген әти-әниләр байлык артыннан куа,  аларның тәрбияләргә вакыты калмый. Хәзер узган гасырның 90 нчы елларындагы  балалар әти-әни булды. Алар балаларын үз формасында тәрбияли. Көнбатыштан кергән идеологиягә таянмыйча, үзебезнекен булдырасы иде.

Адәм актыклары каян килә?

Казандагы махсуслашкан олимпиада-фәнни үзәге директоры (СОлНЦе) Павел Шмаков,  укытучыны түгел, җинаятьчеләрне күзәтергә кирәк, дип саный. Тәрбия үрнәген  Америкадан түгел, Финляндия, Көньяк Корея, Сингапурдан алырга киңәш итә.

Павел Шмаков фикеренчә, мәктәп тәрбия бирүдән туктады. Хәзер бу  вазыйфа әти-әниләргә генә кайтып калды. Уку йорты бары белем генә бирә, шуңа күрә балалар мәктәпне күрә  алмый да инде. Иң мөһиме – балаларның мәктәпне яратуы. Әгәр шул хисне тәрбияли алсак, мондый фаҗигаләр булмас иде. Монысы – бер. Икенчесе – дәүләтнең безнең иминлеккә карата битарафлыгы. Мин  инде ничә ел буе безгә  шәхси сак хезмәтен (ЧОП) яки  көндезгә вахтер куюны сорыйм. Бездә каравылда  ишек төбендә киемнәрне биреп торучы карт кына әби утыра. 175 нче гимназиядә әти-әниләрдән  сак хезмәтенә акча җыйганнар, әмма алар риза булмаганнар. Дәүләт  балаларга акчаны экономияли  бу – бик куркыныч әйбер. Казан мәктәбендә килеп чыккан фаҗиганең беренче һәм төп сәбәбе – баланың мәктәпне күрә алмавы. Мондый адәм актыклары каян килә? Аларны яшьтәшләренең үз арасына кабул итмәве, төрле яктан кимсетү шундый фаҗигаләргә китерә. Вәхшилеккә барган егет гимназиядән өч ел элек киткән, аны ТИСБИдан да куганнар. Нәфрәт хисе арткан, әти-әниләре аны аңламаган. Безнең мәктәптә  бер үсмер  әти-әниләре белән ачуланышкан булган. Кичке якта укытучысына: «Мин урамда йөрим», – дип язган. Ул исә, әйдә мәктәпкә кил, дип чакырган, шунда  төн кунган. Бездә балаларның килер урыны бар. Ә инде өйдә дә, мәктәптә дә  аңлау булмаса, ахыры аяныч булырга мөмкин.

Кәгазь эше мөһимме, тәрбияме?

Казандагы кадетлар-интернат мәктәбендә белем бирүче Альбина Киселева әйтүенчә, тәрбия бирү өчен укытучыны хисап эшеннән азат итәргә кирәк. Ә ул кимеми, киресенчә, елдан-ел арта гына бара.  45 минут вакыт эчендә электрон журналга билгесен дә  куясы, дәресен дә бирәсе….

– Әти-әниләр җиңел уйлый ул: укытучы көнгә берничә мәртәбә дәрескә кереп чыга да шуның белән эше бетә, ә акчаны күп ала. План язу, дәфтәр тикшерү, башка кәгазь эшләре барлыгын белмиләр. Разрядсыз, сыйныф җитәкчесе вазыйфасыннан башка  укытучы 20 мең сум хезмәт хакы ала. Сыйныф җитәкчесенә 5 мең сум өстәделәр, – ди Альбина Киселева.  – Хәзерге балалар укытучының күзенә карап утыра торганнардан түгел. Алар тупас итеп җавап бирә, бәхәсләшә, кимсетү сүзләре дә әйтергә мөмкин. Әллә өйләрендә әти-әниләре шулай сөйләшәме икән? Бала бит ул күбрәк укытучыны түгел, әти-әнисен тыңлый. Безнең мәктәптә телефоннарны җыеп алалар анысы. Моны башка уку йортларына да кертергә кирәк. Ни өчен дигәндә, телефонда утырган бала укытучыны күрми дә, ишетми дә. Аның уенда – телефонга үрелеп, уен уйнап, нәрсәдер карап алу.  Югары сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнсә, түгәрәкләргә йөрмәгән укучыларның вакытлары күп. Алар аны интернетта уздыра.  Тәрбия системасын үзгәртмичә булмый.

Тимер койма гына булышмас

Россия мәгърифәт министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко «Мәгариф формуласы» форумында белдергәнчә, укучыларны, әти-әниләрне борчыган  проблемаларны хәл итү фаҗигаләрне булдырмаска ярдәм итәчәк. Менә шулар буенча эшләргә өйрәнергә кирәк. Мәктәпләрне дүрт метрлы тимер коймалар белән әйләндереп алу, һәр мәктәпкә автомат тоткан сакчы куюдан гына файда юк.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин  фаҗигадән соң республиканың барлык мәктәпләрендә дә контроль көчәйтеләчәк дип белдерде.

– Хәзер үк Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы, мәгариф идарәсе органнары хезмәткәрләре мәктәпләргә чыгалар һәм аларны тикшерәләр. Атна ахырына кадәр бу процесс дәвам итәчәк. Без контрольне көчәйттек,  – диде ул.

Казан мэры Илсур Метшин 1 сентябрьгә уку йортларында яңа куркынычсызлык системасы булдырырга кирәклеген әйтте. «Уку елы ахырына кадәр мәктәпләрдә җәмәгать тәртибен саклаучылар арттырылачак, дигән карар кабул иттек. Бу вахтерлар гына түгел, махсус белгечләр», – диде Илсур Метшин. Мәктәп янындагы территорияләрне полиция патруль-пост хезмәте контрольдә тотачак.

Мәктәпләрне әби-бабайлар саклаудан туктаганмы икән, белмибез. Әмма кайбер уку йортлары ишегалдыннан хәзер элеккеге кебек җиңел генә үтеп  булмый. Полиция вәкилләре  мәктәп капкасыннан бары укучыларны гына кертә, әти-әниләргә эчкә үтәргә рөхсәт ителми. Һәрхәлдә, күзгә ташланганнарында шулай. Саклану кирәк, әмма  эчке проблемаларны  җиде кат бикләп кенә  хаталарны төзәтеп булырмы икән?

Яратусыз яшәп буламы?

Людмила Блинова, психолог:

– Әти-әниләр балалары өйдә утырганга, киресенчә, шат хәзер. Дуслар тискәре йогынты ясарга мөмкин дип уйлый һәм үзләре балаларына дус булырга тырыша. Ни өчен дигәндә, бала вакытта  алар үзләре  кабул ителмәгәннәр. Бу ата-аналар – XX гасыр ахырында туган, ул вакыттагы социаль һәм икътисади шартлар аркасында әти-әниләренең игътибарыннан читтә калганнар. Алар шушы ук мөнәсәбәтләрне үз балаларына күрсәтәләр. 90 нчы еллар  хәерчелек, җимереклек,  әти-әниләре  тарафыннан балачакта кабул ителмәгән күп кенә замана әни-әтиләре моны нормаль хәл дип  саный. Алар бит яратусыз үскән, балалары да аннан башка яши алыр дип уйлыйлар. Ашарга бар, фатир бар, машина бар, тагын нәрсә кирәк? Ләкин кеше  – социаль зат, аңа мөнәсәбәтләр кирәк. Мәктәпләр әти-әниләр белән эшли белми. Әгәр  эшләсә дә, бу лекция, үтенечләр, БДИ турында сөйләшүләргә кайтып кала. Иң беренче чиратта, тәрбия гаиләдән килә. Анда аңлашу булырга тиеш. Югары сыйныфларда уку программасына гаиләгә бәйле фәнне  кертер идем. Башка фәннәр буенча ниндидер кирәкле белемнәрне кичектереп торырга кирәктер. Төгәл дисциплиналарны кимсетергә теләмим, ләкин, бәлки, математика буенча ниндидер белемнәр кирәк түгелдер? Гуманитар цикл предметлары ролен көчәйтү мөһим. Эмоциональлекне, кайгыны, эмпатияне үстерә торган дәресләр кирәк.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү