Егет, очрашырга рөхсәт итмәгән өчен, сөйгәненең әнисенең башын таш белән ярган

Түбән Новгород өлкәсендә уналты яшьлек яшүсмер унбиш яшьлек очрашып йөргән кызының әнисенә таш белән аткан. Бу хакта «Ni Mash»Телеграм каналы яза.

Барысы да хатын-кызның яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләргә каршы булуыннан килеп чыккан: ул аларга очрашырга рөхсәи итмәгән. Егет сөйгәненең әнисе өеннән чыкканны көтеп торган да аңа таш ата башлаган.

Кызның әнисе маңгае ярылып һәм борынына зыян килеп, хастаханәгә салынган. Яшүсмерне тоткарлап, полиция бүлегенә илткәннәр. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү