Татарстанда яр буйларын ныгыту эшләре башлана

Республикада яр буйларын ныгыту эшләре башлана. Ул “Табигать ресурсларын торгызу һәм куллану” дип аталган дәүләт программасы ярдәме белән тормышка ашырылачак. Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков,  без башкарган эшләрнең барысы да халык өчен, ди.

Иң беренче итеп Кама Тамагындагы ярларны ныгытачаклар. Биредә озакламый эшләр башланачак. Яр буйларын ныгытыр өчен 222 миллион сум акча кирәк булачак, ди экологлар.

– Ярларны ныгыту 400 кешене, 50 гә якын торак йортны, хуҗалык корылмаларын һәм инженерлык инфраструктурасын су басудан саклап калачак. Кама Тамагы бистәсе янындагы Куйбышев сусаклагычы яры ташу вакытында кайбер елларда 5-6 метрга кадәр юыла. Алга таба ярның җимерелүен булдырмас өчен, шулай ук җирле халыкны су басудан саклау өчен, ярны 580 метр озынлыкта ныгытабыз, – ди министр. – Эшләр апрель аенда, кар киткәннән соң башланачак. Икенче этапта паркларны һәм скверларны үстерүгә юнәлтелгән республика программасы ярдәмендә Кама Тамагы халкы өчен матур ял итү зонасын булдыру планлаштырыла.

Александр Шадриков әлеге программа буенча узган ел Түбән Кама районында (Кызыл Чишмә), шулай ук Лаеш районының Имәнкискә авылында ярлар ныгытылганын әйтте.

– Ярлар җимерелү проблемасы Тукай районында да күзәтелә. Тарловка һәм Белоус торак пунктлары янында Кама елгасының ярлары ныгытылыр дип көтелә. Бу объектлар 2023-2025 елларга исәпләнгән дәүләт программасына кертелгән.  Дәүләт ярдәме Идел һәм Кама елгалары белән бәйле четрекле мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә, – ди министр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү