Александр Шадриков Идел суыннан сакчыл төстә файдаланырга кирәклеген аңлаткан

Куйбышев сусаклагычы суын мөмкин кадәр сакчыл тотарга, яңа гидроузеллар төзергә, Идел-Кама каскады сыешлыгын арттыру буенча чаралар күрергә. Кичә Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Дәүләт Думасының профильле комитеты киңәшмәсендә шуларны тәкъдим иткән. Министр анда видеоэлемтә аша чыгыш ясаган, дип яза “Татар-информ”.

“Түбән Иделдә кыйммәтле сөләйман балыкларны саклау турында сөйлибез. Шул ук вакытта суның саегуы сәбәпле социаль киеренкелек тудырыла, эчке туризмга зыян китерелә. Күрше төбәкләрдә тиз йөрешле катерлар һәм “метеор”лар хәрәкәте туктатып торылды. Хәтәр чөнки, күп кенә утраулар пәйда булды. “Бөек Идел юлы”н үстерү турында сөйлибез икән, без аның белән шөгыльләнергә тиеш”, – дигән Шадриков.
Татарстан, быел Идел елгасында суның аз калуы сәбәпле, берничә тәкъдим булдырган. Республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, язгы ташу чорында Идел-Кама каскады сусаклагычларын 53 метр биеклектә су белән тутыру тәкъдим ителә. Шул ук вакытта Куйбышев, Саратов һәм Волгоград сусаклагычлары суларыннан файдалану кагыйдәләрен эшләп җиткерү һәм раслау тәкъдиме җиткерелгән.

Әстерхан өлкәсен су белән тәэмин итү өчен, җәйге чорга су җыеп калу максатында, түбән басымлы гидроузеллар (сусаклагычлар) булдыру чараларын күрергә кирәк. Шулай ук Түбән Кама сусаклагычы биеклеген 64 метрга җиткереп, Идел-Кама каскады сыешлыгын арттыру таләп ителә.
Ведомствоара эш төркеменең Куйбышев сусаклагычында су биеклеген билгеләргә тиешле чираттагы утырышы бүген – 8 ноябрьдә узарга тиеш булган. Әмма ул 9 ноябрьгә күчерелгән.


Фикер өстәү