Казан белән Чаллы арасында поездлар йөри башларга мөмкин

Казан белән Чаллы арасын тимер юл белән тоташтыру планнары бар. Әмма алар тормышка ашырыла башланмаган әле. Барысы да Мәскәү-Казан тиз йөрешле тимер юл проектының тормышка ашырылу-ашырылмавына бәйле. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Дәүләт Советының 45 нче утырышында шул хакта сөйләп үткән, дип яза “БИЗНЕС Online”.

Хәнифов утырышта Татарстанда яшәүчеләрне транспорт белән тәэмин итү буенча чыгыш ясаган. Чыгыштан соң КПРФ фракциясе депутаты Николай Атласов министрга инде күптәннән Казанны Чаллы һәм Әлмәткә тимер юл белән тоташтыру планнары булганлыгын искә төшергән. “Бу проектлар республикада тормышка ашырылачакмы?” – дип кызыксынган аннан Атласов.

Министр искәрткәнчә, Мәскәү-Казан тиз йөрешле тимер юл магистрале өчен проект-смета документлары әзерләнгән инде. “Проект әзер, “Главгосэкспертиза” аңа уңай бәяләмә бирде. Күптән түгел генә “РЖД” генераль директоры Олег Белозеров Президент белән сөйләшүдә әлеге мәсьәләне тагын бер тапкыр күтәрде, – дип билгеләп үткән министр. Барысы да әлеге проектның кайчан тормышка ашырыла башлавына бәйле булачак”.

Исегезгә төшерәбез: июнь аенда Белозеров янә Мәскәү-Казан тиз йөрешле тимер юл төзү планнары турында белдерде. Аның әйтүенчә, кыска вакытка исәпләнгән планнар бу. Әмма 2019 елда Мәскәү-Казан тимер юлын төзүгә Президент дәрәҗәсендә “яшел ут” кабызылмады. Аерым алганда, Россия Финанс министрлыгы проектка каршы чыкты. 2020 елда вице-премьер Марат Хөснуллин, финанс чыгымнары зур булу, пассажир ташкыны мәсьәләсендәге билгесезлек сәбәпле, проект буенча эшләү туктатып торылды, дип аңлатты.


Фикер өстәү