Куллану вакыты чыккан сертификатны кабул итәргә тиешләрме?

Туган көнгә бизәнү әйберләре кибетенә сертификат бүләк иткәннәр иде. Тик бу хакта онытканмын. Өй җыештырганда, өстәл тартмасыннан килеп чыкты. Әмма кибеткә барсам, бүләк сертификатының куллану вакыты чыккан, ул «янган», диделәр. Кибетчеләр хаклымы?

Алия ХАРИСОВА.

Чаллы

Булат ЗАКИРОВ, «ВТ» юристы:

– Бүләк картасы яки сертификат сатып алу ул сату килешүе буенча аванс буларак квалификацияләнә, димәк, әгәр сез бер нәрсә дә сатып алмагансыз икән, Россия Гражданлык кодексы нигезендә сатучы сезгә бу авансны кире кайтарырга тиеш. Россия Югары Судының гражданлык эшләре буенча суд коллегиясе 2015 елның 13 октябрендәге 57-КГ15-7 номерлы билгеләмәсендә: «Бүләк сертификаты киләчәктә товар, эш яки хезмәт өчен түләүнең авансы булып тора, шуңа күрә бу өлкәдә хокук мөнәсәбәтләренә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның нигезләмәләре кулланыла һәм шуңа күрә сертификатның гамәлдә булу вакыты хокукый әһәмияткә ия түгел», – дигән нәтиҗәгә килгән. Шуңа күрә сез сертификат яки картагызны кулланмасагыз, аның өчен түләнгән акчаны кире кайтарырга хокуклы, югыйсә түләнгән сумма нигезсез баю булып саналачак. Ягъни сатучы сертификат хуҗасының беренче таләбе буенча акчаны кире кайтарырга тиеш. Бу кагыйдә сертификатның гамәлдә булу вакыты тәмамланган очракта, әмма өч елдан артык вакыт узмаган чорга кулланыла. Законда бүләк сертификатының максималь яки минималь вакыты турында шартлар да юк. Эшмәкәр яки компания теләсә кайсы вакытны билгели ала, яки аны бөтенләй күрсәтмәскә мөмкин. Әгәр сатучы акчаны кире кайтарудан баш тартса яки дәгъваны җавапсыз калдырса, Роспотребнадзорга, прокуратурага һәм судка шикаять белән мөрәҗәгать итәргә була.

 

Фото: kuhni-capricci.ru


Фикер өстәү