«ВТ» ярдәме белән Ләйсән Сабитова 3 сәгать эчендә «Айфон»лы булды

Бүген иртән Чирмешән районының Иске Кади авылында яшәүче блогер Равил Закиров уздырган турга барып кайткан Ләйсән Сабитова (Җамали) турында язган идек. Күп тә үтмәде, безгә киң күңелле иганәче ир-ат шалтыратты.

– Сез бүген блогер Ләйсән турында язган идегез. Мин аны социаль челтәрләрдә күзәтеп барам. Бик ачык кеше. Тормышын ничек бар, шулай төшерүчеләрне, дөрес сөйләүчеләрне, гади кешеләрне яратам мин. Анда Ләйсәннең телефоны иске, яхшысына акча җыябыз дигән хәбәр бар иде. Мин аңа 14ле «Айфон» алырга ярдәм итәргә булдым, –  диде ул.

Бу хәбәрне Ләйсәнгә җиткердек. Ул исә хисләрен яшерә алмыйча, елап ук җибәрде. Без аларны күрештердек. Шуннан соң Ләйсән үзе шалтыратып, рәхмәтен җиткерде.

– Күңел төшкән вакытымда Аллаһы Тәгалә минем юлыма яхшы кешеләрне китереп чыгарды. Мәрхәмәтле кеше 15 минут эчендә телефонны алып та килеп бирде. Шулкадәр ачык, кешеләргә булышучы икәнлеге йөзенә язылган. Рәхмәттән башка сүзем юк. Сезгә дә рәхмәтлемен, – ди Ләйсән Сабитова.

Язмабызны күреп, безнең белән элемтәгә кереп, башкаларны сөендергән егеткә без дә рәхмәтле. Сөйләшә торгач, без аның яхшы гамәлләренең күп булуын да белеп алдык.

– Үзең өлеш чыгармасаң, Аллаһы Тәгалә сиңа да бирми. Ярдәм итеп торган авыру балаларым да күп. Кешеләрне сөендереп, яшәр өчен көч алам. Дөрес, бөтен кешегә дә булышып бетереп булмый. Әмма үземә якын кешеләрне сөендерәсем килеп кенә тора, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү