Янгында бернәрсәсез калган Фирая Әхмәтованың сеңлесе: “Ирсез калгач, бөртекләп акча җыеп, салган йорты иде”

Кукмара районының Аш-Бужи авылында гомер итүче 57 яшьлек Фирая Әхмәтованың йорты, каралты-курасында янгын чыгып, бернәрсәсез кала. Алар улы белән икесе яшәгәннәр. Фирая апаның сеңлесе Фәния әйтүенчә, әле йорт түбәсенең калайларын яңратканга бер ай булмаган.

– Сеңлем бик иртә тол калды. Ире 29 яшендә үлеп китте. Ике баласын бер ялгызы аякка бастырды ул. Ире үлгәч, Кировтан бура алып өй җиткереп чыкканнар иде. Ашамыйча, бөртекләп акча җыеп, салган йорт бит. Инде хәзер бар тормышы түгәрәк иде. Йортын да яңартып бетергәннәр генә иде. Күрәчәктер инде. Бернәрсәсез калдылар бит, – ди сеңлесе Фәния. – Ул көнне апам пекарняда төнге сменада эштә булган. Энемнең күзенә йокы кермәгән. Уникеләр тулып киткәч, ул урамга чыгып керергә булган. Бераздан караса өй эчендә ут сүнгән. Нәрсә икән дип керсә, өйнең тартырылган түшәме янып килә икән. Бар да тиз булган. Башта ул утны үзе сүндерергә тырышып караган. Аннары суларга авыр була башлагач, урамга чыгып ярдәм сораган. Әле ярый үзләре исән дибез.

Әлегә Фирая апа белән улы 85 яшьлек әниләрендә яшиләр икән. Кичә бөтен авыллары белән йорт янын җыештырып түккәннәр. Ярдәм итүчеләр дә бар икән. Фирая апа үзе бик тә каты борчыла, ди туганнары. Әлегә сөйләшә дә алмый, дарулар эчеп кенә тынычлана икән.
Әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Фирая Рәҗәп кызы Әхмәтова исемендәге Ак Барс картасы номеры 2200 5301 6979 9566.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү