Авыл театры режиссеры Равилә Вәлиуллина: «Соңгы елларда спектакльдә уйнарга дип күрше авылдан да килә башладылар»

Лаеш районының Кече Елга авылына эш сәфәре белән баргач, авыл уртасында тышына зур итеп «Театр» дип язылган бина күзгә чалынды. Өр-яңа, төзек булып, әллә кайдан ымсындырып тора ул. Гап-гади татар авылы уртасында «Театр» исемле бинаның булуы үзе үк гаҗәп бит. Кереп карыйсы иттек. Баксаң, авылның мәдәният йорты төзекләндерүдән соң Кече Елга үзешчән халык театры исемен йөртә башлаган икән.

Театрның режиссеры Равилә Вәлиуллина белән дә сүз йомгагын әнә шуннан сүтә башладык. Баштарак театр авылның элеккеге мәдәният йорты бинасында эшләп килгән. Ул чактагы район башлыгы Михаил Афанасьев, төзекләндерү алдыннан клубны карарга килгәч, дивардагы кулдан ясалган афишаларны күреп шакката. Ватманны икегә бүлеп тудырылган әлеге матурлыкка бер сокланса, авылда шундый көчле халык театры эшләп килүгә тагын да гаҗәпләнгән ул. Шул көнне район башлыгы «театрны һичшиксез танытырга» дигән күрсәтмә. Шул рәвешле төзекләндерелгәннән соң яңа мәдәният йорты бинасы «Кече Елга театры» исеме белән ачыла.

– Мин үзем – шушы авыл кызы. 1984 елда авылга кайттым. Үзешчәнлекнең бик көчле чоры иде ул. Беренче спектакльне комиссия караганнан соң, берсе торып басып: «Шушы театрга халык исеме бирик әле», – диде. Шул көннән бирле без Кече Елга үзешчән халык театры булып киттек. 40 елдан артык эшлибез инде, – ди Равилә ханым.

Шушы театрны тудырган, үстергән, шушы дәрәҗәгә җиткергән кеше ул. Нинди генә эшкә тотынса да, төбенә төшмичә тынычланмый торган тынгысыз җан икәне күренеп тора. Театр турында үз баласыдай кадерләп, яратып сөйли. Спектакль сәхнәгә менәр алдыннан узучы барлык баскычларны да үзе башкара Равилә апа.

– Башта пьесаны сайлыйм. Аны яхшылап өйрәнәм, сызам, бозам, тезәм. Анда уйнарга актерларны авылдан, үземнең тирәдәге кешеләрдән туплыйм. Спектакль саен диярлек яңа состав җыела. Әмма бар шундый кешеләр: алар ел да уйный. Балачактан шушы театрда уйнап үсеп, инде үзләре гаилә корып, әти-әни булгач кына туктаучылар да бар. Соңгы елларда спектакльдә уйнарга дип күрше авылдан да килә башладылар, – ди Равилә апа. – Рольгә кеше сайлаганда көн-төн йокламыйсың инде. Сөйләмен, тышкы кыяфәтен дә уйларга, туры китерергә кирәк бит. Спектакльне карагач, тамашачы, ул шулкадәр оста уйнады, диләр. Шулай сайлау нәтиҗәсе бу. Бездә уйнаучы артистларга шулкадәр рәхмәтле мин. Чөнки театр ул – күмәк хезмәт. Анда берүзең генә берни эшли алмыйсың.

Театрда уйнаучылар – һөнәрләре буенча мәдәнияткә бөтенләй дә катнашы булмаган кешеләр. Араларында полициядә эшләүчесе дә, укытучысы, студенты, төзүчесе дә – барысы да бар. Бирегә күңел өчен йөри алар. Әби-бабайлар да уйный биредә.

Театр Кече Елга халкының гына түгел, күрше авылда яшәүчеләрнең дә яраткан урынына әйләнгән. Спектакльләрдә уйнарга да, карарга да бик теләп йөри алар. Премьера вакытында 120 кешелек залда буш урын табам димә. Шуңа кайчак спектакльне өч көн рәттән дә куярга туры килә икән.

– Авыл халкы һәр премьераны түземсезлек белән көтеп ала. «Нәрсә турында булыр икән?» – дип баш вата. Уйнаучыларны ничек яратып карауларын күрсәгез иде сез! Актерлар да үзләрен шулкадәр бәхетле тоя. Авыл халкы рухи азык ала. Спектакль турындагы хатирәләр әле әллә ничә еллар дәвамында кешеләр күңелендә саклана. Мәсәлән «Әниләр һәм бәбиләр» спектакленнән соң шулай булды. «Диләфрүз», «Гөргөри кияүләре» спектакльләре турында әле һаман сөйлиләр.

Шушы дүрт дистәдән артык гомер дәверендә Кече Елга сәхнәсендә кырыклап спектакль уйналган.  Илгиз Зәйниевнең «Бөке», Ләбиб Леронның «Иман», Ренат Харисның «Казан чибәре» әсәрләре буенча куелган спектакльләр… Саный китсәң, бик күп алар. Кайбер премьераларны әсәрнең авторлары үзләре дә кайтып тамаша кыла икән. Әле бу көннәрдә Кече Елга театры тамашачыларын кабат сөендерергә җыена. Якын арада авыл сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» әсәрен сәхнәләштерәчәкләр.

Кече Елга үзешчән халык театрының иң төп үзенчәлеге дан-шөһрәт артыннан кумаудадыр, мөгаен. Ниндидер зур бәйгеләрдә дә катнашмый алар. Үзләре өчен, күңел өчен уйныйлар. «Авыл халкы өчен генә уйныйбыз. Иң зур бәя – халык мәхәббәте», – ди Равилә апа да. Әнә шушы мәхәббәтне киләчәктә дә әле бик озак саклап, аклап яшәргә язсын аларга!

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү