Махсус хәрби операциядә разведчик булып хезмәт итүче Марта Макарова: «Егет эзләп килгән, дип уйлаучылар да булды»

Махсус хәрби операциядә разведчик булып хезмәт итүче Марта Макарованы күптән түгел башкалада узган «Многоликая Россия» журналистлар бәйгесенә җиңүчеләрне котларга чакырганнар иде. Тантанадан соң аның белән аралашырга да җай чыкты. 23 яшьлек студент укырга да, хезмәт итәргә дә ничек өлгерә икән? Хатын-кызга яу кырында авыр түгелме? Марта  киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Мартаның хәрби операциягә китүенә елдан артык. Өлешчә мобилизация башлангач, Тамбовтагы разведка батальоны командиры, дөресрәге, танышы чакырган аны. Кызның хәрби булу теләген күптән белгән чөнки. Аның белән ярышларда очрашкалаган. Казанның 13 нче мәктәбендә кадетлар сыйныфында укыган Марта. Анда разведчиклар турында сөйләгәннәре аеруча исендә калган. Коралдан ату буенча ролик та төшергәннәр. Шуның өчен хәрби тема аның өчен ят түгел. Физик яктан сәламәт. Спортның йөзү, ату кебек төрләре белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәрби операциягә китәр өчен күп уйланырга туры килми. Аннан бит иптәш кызларыннан башка, «бара күрмә» дип үгетләүчесе дә юк. Марта балалар йортында тәрбияләнгән. Гаиләсе дә, туганнары да юк, ялгыз яши. Кыскасы, Марта үзен яуда кирәгрәк дип хис иткән. Тик укуы бар бит әле. КФУның чит телләр факультетында тәрҗемәчелеккә укый ул. Киләчәктә немец теле белгече булачак.

– Уку буенча проблема юк. Укытучыларым хәлемә керәләр. Өстәмә биремнәр алам, онлайн да укыйм. Сессияләрне вакытында бирәм. Әле ялда идем, икенче атнага фронтка китәм. 1 ноябрьдә туган көнем иде. Аны бәйрәм итеп тормадым. Яудагы дусларны сагындым. Берничә ай хезмәт итеп, кире кайтырга исәп. Аннан бар көчемне укырга бирергә җыенам. Алда иң мөһиме – белем алу, – ди 3 курс студенты Марта Макарова.

Нәфис зат яудагы кыенлыкларга ничек түзә икән? Разведчик кызның җитезлеге җитәме? Ядрәләр шартлаганда, йөрәге ничек түзә? Әле бит бизәнү, матур күлмәк турында да онытып торырга кирәк.

– Хәрби операциядә катнашучы кызлар бик аз. Булганнары да солдатларга медицина хезмәте күрсәтә. Нигә аптырыйсыз, фронтта нинди җенестән булуың мөһим түгел. Анда барыбыз да бертигез. Үземдә ирләр холкы дип санамыйм. Курку хисе юк, ә менә Ватаным белән горурлану бар. Гомеремне илем өчен бирергә әзер. Бу – гади сүзләр генә түгел. Без нацизм, терроризм чәчәк аткан җирләрне дошманнардан азат итәбез. Бер гаепсез гомере өзелгән балалар, әниләр өчен көрәшәбез, – ди Марта, ялкынланып.

Билгеле, башта интернетсыз, су һәм ризыксыз тормышка ияләшү җиңел булмый аңа. Коры паек белән тукланалар. Анысы да эләксә әле… Блиндажда, җир өстендә йокы капчыкларында йоклыйлар. Марта әйтүенчә, хатын-кызга сугышта җиңел түгел. Юынырга душ та юк.

Беренче көннәре ничек үткән? Бер-ике атна хәрби әзерлек үткәннән соң, Мартаны Луганскига Купянское юнәлешенә беренче линиягә разведчик итеп җибәрәләр. «Корал белән яхшы эш итәм», – ди ул. Позывное – Алекс. Хәзер Херсон юнәлешендә хезмәт итә.

Башта Марта турында, фронтка егет эзләп килгән, дип уйлаучылар да булган. Әмма үзен лаеклы итеп күрсәткәч, хезмәттәшләре фикерен үзгәрткән. Әлегә гаилә корырга иртәрәк дип саный. Йөрәге дә буш икән. Кайчак каядыр барырга тәкъдимнәр дә булуын яшерми. «Кая барасың, күрше окопкамы?» –дип елмая әңгәмәдәшем. Андагы солдатлар аңа абыйлары кебек якын. Бер гаилә кебек яшиләр икән. Бер-берсенә абый, сеңел дип дәшәләр.

– Разведчик булу өчен зирәклек, җитезлек кирәк. Табигать шартларына тиз генә ияләшермен дип уйламаган идем. Урманда да адашмыйм икән. Һәр сукмак, эзне истә калдырам. Биремнәр булмаса, блиндажда утырабыз, – диде Марта.

Аның әйтүенчә, яу кырында төрлесен күрергә туры килә. Засадада торганда пуля эләккән иптәшен өстерәп чыгарган. Аннан солдатны пунктка озатканнар, ул хәзер госпитальдә дәвалана икән. Батыр ярасыз булмый. Мартаның үзенең дә яраланганы бар. Шулай бервакыт урманнан барганда, атышлар башлана һәм кызга минометтан ядрә кыйпылчыгы тия. Медиклар беренче ярдәм күрсәтә. Шуннан соң аны дәваланырга кайтарып җибәрәләр. Мартаны «Батырлык өчен», «Хәрби казанышлар өчен» (За боевые заслуги) медальләре белән бүләкләгәннәр.

«Яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе бармы, аны ничек тәрбияләп була?» – дип тә сораштык Мартадан.

– Яшьләрдә патриотизм хисе җитә дип уйлыйм. Мәктәпләрдә дә бу хакта гел сөйләп торалар бит. Бу хисне  ничек арттырырга кирәклеген әйтә алмыйм. Ниндидер үрнәк гамәл, эшләр беләндер инде. Безгә балалар хатлар яза. Рәсемнәр ясап җибәрәләр. Менә шул хатларны алгач, күзләргә яшь килә. Бу да – патриотик тәрбия бит инде, – ди Марта Макарова.

Сәрия Мифтахова

 

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү