Рөстәм Миңнеханов Татарстан Югары судының ике судьясына мактаулы исемнәр биргән

Бүләкләр гражданнарның хокукларын яклаудагы казанышлары өчен бирелгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Югары судының ике судьясына “Татарстан Республикасының атказанган юристы” дигән мактаулы исем бирү турында Указга кул куйган. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге бүләк законлылыкны ныгытудагы, кешеләрнең законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклаудагы казанышлары өчен бирелгән. Мактаулы исемгә Татарстан Югары суды судьялары Марат Канафин һәм Зөлфия Шакирова лаек булган.

Марат Канафин Югары судта – 2012 елдан бирле. Җинаять эшләре буенча апелляцияләр белән эшли. Зөлфия Шакирова бирегә 2015 елда килгән. Ул – гражданлык эшләре буенча апелляция коллегиясе әгъзасы.


Фикер өстәү