20 яшьлек егет балачактагы үпкәсе өчен бертуган апасын үтергән: җизнәсе ярдәм иткән

Ижевскида 20 яшьлек егет, балачактагы үпкә-рәнҗешләрен искә төшереп, апасын башына чүкеч белән сугып үтергән. Shоt телеграм-каналы язганча, вәхшигә туганын үтерергә җизнәсе –апасының ире ярдәм иткән.

41 яшьлек хатын-кызның Ижевск шәһәре 9 нчы Подлесная урамы буйлап эшеннән өенә кайтып барышы булган. Гаражлар яныннан узганда, энесе машинасыннан чыгып, апасының башына берничә тапкыр чүкеч белән китереп бәргән. Хатын-кызның 48 яшьлек ире дә шуның белән булган. Алар чүкечне һәм бәхетсезнең сумкасын якындагы буага ыргыткан да ире хатынының мәетен җинаять урыныннан алып киткән.

Аларны икенче көнне үк иртән тоткарлаганнар. Сорау алу барышында энесе апасын балачактан ук яратмавы, ә ир кисәге, аерылышырга карар иткәч, хатыны белән мөнәсәбәтләренең начараюы турында сөйләгән. Аларның ике баласы калган. Хәзер үтерүчеләргә 20 елга кадәр төрмә җәзасы яный.


Фикер өстәү