“Ватаным Татарстан” газетасы укучыларын борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә

Укучыларыбыз белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Бүген тагын рәхмәт сүзләре ирештерделәр. 

«Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Инде кая барырга белмәгәннән, “Халык авазы”на шалтыраттым. Ул көнне безнең зарларны журналист Гөлгенә Шиһапова тыңлый иде. Мин инде ничә еллар бакчабыз яныннан су агып ятуын, канауны күммәүләрен җиткергән идем. Журналист ярдәме белән бу мәсьәлә шактый тиз хәл ителде. Аллага шөкер, ничә еллар ягып яткан канау күмелде. Мең рәхмәт, сезгә!» – дип язган Алия Мортазина.

“Ватаным Татарстан” газетасы укучыларын борчыган мәсьәләләр буенча кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Сез дә үзегезне борчыган сорауларны һәр җомгада көндезге сәгать 10нан 12 гә кадәр 8(843)222-09-75 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.


Фикер өстәү