Судьяларга таныклык тапшырдылар

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Конституция судының яңа сайланган судьяларына һәм республиканың төрле районнарының суд участокларын тәкъдим итүче җәмәгать судьяларына таныклык тапшырды.

– Судья үз гамәлләрендә, карарларында гаделлек үрнәге булырга тиеш. Суд системасының бурычлары югары, чөнки алар гражданнарның хокукларын, ирекләрен яклауга кагыла. Сезгә зур җаваплылык йөкләнгән,  – диде Фәрит Мөхәммәтшин тантанада.

Быелның беренче яртыеллыгында республиканың җәмәгать судьялары тарафыннан 295 меңнән артык эш һәм материал каралган. Хәзерге вакытта Татарстанда 190 җәмәгать судьясы үз вәкаләтләрен башкара. Алар меңләгән җинаять, гражданлык, административ эшләрне карый. «Эшегез бик күп булуга карамастан, сез яхшы күрсәткечләргә ирешәсез», – диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин  белдергәнчә, республика җитәкчелеге үз хокукларын яклап мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен уңайлы шартлар булдыруга зур игътибар бирә. Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан җәмәгать судьялары эшли торган биналарны төзекләндерү өчен өстәмә акча бүлеп бирү килештерелгән. 2021 –2024 елларга якынча 146 миллион сум каралган.

Быел Татарстанда Конституция суды күзәтчелеге һәм җәмәгать юстициясе институтлары оешуга 20 ел була.

– Узган ике дистә ел Конституция суды һәм җәмәгать судьяларына ихтыяҗ булуын  һәм аларның  һөнәри осталыгын күрсәтте. Аларның хезмәте, карарлары кешеләр язмышы, тормышның төрле өлкәләрендә бәхәсләрне җайга салуга бәйле. Шуңа күрә гражданнарның судьялар эшенә, намусына  таләпләре, әлбәттә, бик югары, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Сезгә эш таныклыкларын тапшырып, республикада законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга, татарстанлыларның хокукый культурасын арттыруга үз өлешегезне кертерсез дип ышанам.

– Җәмәгать юстициясе институтының роле бәяләп бетергесез, бүген бу гадел хөкем системасының аерылгысыз өлеше, – диде  республиканың Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, хезмәттәшләренә канунга нигезләнеп, гадел булуын теләп.

Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе урынбасары таныклыгын Эльмира Мостафинага, Конституция суды судьялары таныклыгын – Фәнис Мусинга, Гүзәл Удачинага һәм Марат Хәйруллинга тапшырдылар.


Фикер өстәү