Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров Мактау ордены белән бүләкләнде

Татарстан Премьер-министры урынбасары – Республика Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров Мактау ордены белән бүләкләнде.

Россия Президенты Владимир Путинның бүләкләү турындагы указы бүген имзаланды һәм басылып чыкты (2019 елның 28 октябре, №525).

Бүләк “хезмәттәге уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен” тапшырыла.

Моннан тыш, шул ук указ белән Татарстанның ике кешесенә II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале бирелде. Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе махсуслашкан оператив дежурлык бүлегенең суд приставы Юлия Грачева (“законлылыкны ныгытудагы, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаудагы казанышлары өчен”) мактаулы бүләккә лаек булды.


Фикер өстәү