Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловны «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Шул хактагы указ Президент сайтында чыкты, дип яза Татар-информ.
Рәмис Сафиуллов әлеге орденга төбәкара хезмәттәшлекне ныгытудагы хезмәтләре һәм районның социаль-икътисади үсешенә сизелерлек өлеш керткәне өчен лаек булды.
Рәмис Сафиуллов Тәтеш районын 2014 елдан җитәкли. 2020 елда аны әлеге вазифага яңадан сайладылар.