Татарстанда 76 кешедә коронавирус табылган

Республикада соңгы тәүлектә 76 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. 56 авыруны хастаханәгә салганнар. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары караганда, Татарстанда Covid-19 аркасында үлем-китем очраклары теркәлмәгән.

Ил күләмендә бер тәүлек эчендә 23771 кешедә авыру ачыкланган. 2666 авыруны хастахангә салганнар, 56 үлем очрагы теркәлгән. Авырулар иң күп ачыкланган төбәк булып Мәскәү шәһәре санала. Россия башкаласында бер тәүлек эчендә 8608 кешенең Covid-19 йоктыруы билгеле булган. Аннан соң исемлектә Санкт-Петербург (2894), Мәскәү (1525), Свердловск (387) һәм Ростов (371) өлкәләре килә.


Фикер өстәү