Татарстанда яшен һәм көчле җил-давыл көтелү сәбәпле кисәтү игълан ителде

Татарстанда шушы араларда һава торышының кискен начараюы көтелү сәбәпле синоптиклар кисәтү игълан итте.

Республика Гидрометеүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, бүген көннең икенче яртысында һәм кичен Казанда яшен, секундына 15-20 метр, кайбер урыннарда – 24 метрга кадәр тизлектә көчле җил көтелә. Урыны белән көчле яңгыр, боз явачак.

Шул ук вакытта эсселек саклана. Көндез Казанда +31, тулаем Татарстан буенча +32 градуска кадәр.


Фикер өстәү