Газетага язылу

Киләсе елда иң зур күләмдәге «больничный»ның күпмегә җитәчәге билгеле булды

2027 елда «больничный»ның бер көне өчен иң зур түләү күләме 7,9 мең сум чамасы тәшкил итәчәк. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Коломейцев «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Коломейцев әйтүенчә, быел бу күрсәткеч 6827,4 сум тәшкил итә. Эшкә вакытлыча яраксызлык буенча түләү күләме хезмәт стажына һәм уртача хезмәт хакына бәйле.
Депутат искә төшереп үткәнчә, хезмәт стажы 5 елдан кимрәк булса, «больничный» күләме – хезмәт хакының 60 процентын, 5-8 ел булса – 80 , 8 елдан күбрәк булса – 100 процентын тәшкил итә.
Аның сүзләренә караганда, түләү чирләгәнгә кадәрге ике календарь елындагы уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнелә. Мәсәлән, быел алынган «больничный» буенча 2024 һәм 2025 елгы керемнәрдән чыгып, шул исәптән башка эш бирүчедә эшләгән вакыттан чыгып түләнелә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре