Газетага язылу

Татарстанда 58 яшьлек ир-ат 27 дезодорант һәм 13 теш пастасы урлаган өчен төрмәдә утырачак

Казанда 58 яшьлек ир-ат Фәйзи урамындагы кибеттән 27 дезодорант һәм 13 теш пастасы урлауда гаепле дип танылган. Бу хакта «Татар-информ» Татарстан Прокуратурасы мәгълүматларына таянып яза.

Җинаять  быел 11 майда кылынган. Ир-ат товарларны сумкасына салган да түләмичә чыгып киткән. Кибеткә 13 мең сум чамасы зыян килгән.
Угры китерелгән зыянны капламаган. Суд аны 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре