Татарстан – COVID-19 инфекциясеннән үлем-китем очраклары буенча алтынчы урынны биләгән

Республикада коронавирустан үлем-китемнең рекордлы саны теркәлгән.

Сентябрь аенда Татарстанда бөтен пандемия чорында ковидтан үлүчеләрнең рекордлы саны теркәлгән. Якынча мең ярым кешенең гүр иясе булуының төп сәбәбе шуңа бәйле, дип хәбәр итә “Росстат”.

Гомумән, сентябрьдә республикада үлем-китем очракларының гомуми саны 2020 елның сентябренә караганда 43 процентка арткан. Бу күрсәткеч – Россия буенча уртача күрсәткечтән күпкә югары. Шул ук вакытта нибары 78 кешенең генә коронавирус йоктырган булуы расланган. Ведомство мәгълүматларына караганда, калганнарында COVID-19 ачыкланмаган.

Шулай итеп, Татарстан COVID-19 инфекциясеннән үлем-китем очраклары буенча Россия төбәкләре арасында алтынчы урынга чыккан. Беренче урында – Мәскәү, шуннан соң – Свердловск, Чиләбе һәм Оренбург өлкәләре, Самара өлкәсе, Пермь крае.


Фикер өстәү