Сез иң кирәк кеше икәнсез. Президент табибларга үзләрен сакларга киңәш итте

Безне алыштырып була, сезне – юк. Республика сәламәтлек саклау тармагының узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов табибларга әнә шулай дип мөрәҗәгать итте. Коронавирус дигән зәхмәт котырган соңгы ике елда аеруча кадерле, якын кешегә әверелгән табибларны якын итеп, үз-үзләрен саклауларын сорап әйтелгән сүз бу. Коллегия утырышында чир биргән сабаклар барланды, ачы югалтулар саналды, быелга куелган яңа максат-бурычлар тәгаенләнде.

Тагын берәү төзеләчәк

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков үз чыгышында сәламәтлек саклау тармагының соңгы ике елда бөтен мөмкинлекләрне эшкә җигеп эшләвен искәртте. Чир аеруча котырган, авыручылар саны берөзлексез артып торган иң катлаулы чорда да ковид госпитальләрендә ятак урыннарга, ИВЛ аппараты, кадрларга кытлык булмавын да билгеләп үтте ул.

Бер ел эчендә республикада үлем-китем очраклары 11,5 процентка арткан. Бу – Идел буе төбәкләре арасында иң түбән күрсәткеч. “Хезмәт яшендәгеләр арасында иң күп үлем-китем очраклары Яңа Чишмә (100 мең кешегә 862,4 очрак), Югары Ослан (821,1), Минзәлә (794,0), Сарман (791,7) һәм Кайбыч (736,5) районнарында теркәлде”, – дип ачыклык кертте министр үз чыгышында.

Республикада үлем-китем очракларына китергән иң төп сәбәп булып элеккечә үк кан әйләнеше авырулары кала бирә. Узган ел Чирмешән, Буа, Мөслим районнарында бу төркемгә кергән чирләрдән үлүчеләр саны республика күләмендәге уртача күрсәткечтән дә артып киткән. Көндәлек тормышта телдән төшмәгән коронавирус һәм ул китереп чыгарган авырулар республика халкын кырган чирләрнең “кара исемлеге”ндә – икенче урында. Беренче өчлекне яман шеш дигән афәт йомгаклый.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та республикада үлем-китем очраклары артуга борчылуын белдерде. “Россия күләмендә алганда бездә хәлләр яхшырак. Әмма шулай да планлы медицина ярдәме, профилактика эше җитәрлек дәрәҗәдә оештырылмый, дип уйлыйм. Нәтиҗәсен күреп торабыз”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ни кызганыч, узган ел Татарстанда йөкле хатыннар арасында да үлем очраклары арткан. Республикада теркәлгән 8 үлем очрагының җидесенә һаман да шул ковид сәбәпче булган. “Бүген Казанга яңа перинаталь үзәк кирәк. Куркыныч янаган йөкле хатын-кызлар, югары технологияле ярдәмгә мохтаҗ булган җитлекмичә туган сабыйлар саны ел саен арта. ЭКО мәсьәләсе дә кискен тора. Республика клиник хастаханәсендәге перинаталь үзәк кенә җитми”, – дип сөйләде министр. Татарстан Президенты бу мәсьәләнең хәл ителәсен әйтте. “Казанда перинаталь үзәк төзү буенча карар кабул ителде”, – диде ул.

Алдан аяк киенәсе

Узган ел Татарстанда яман шештән үлүчеләр саны 6 процентка кимегән. Әмма тынычланырга иртәрәк. “Россиянең баш онкологы Андрей Каприн, планлы профилактика эше, диспансеризация туктатылып тору сәбәпле, яман шештән үлүчеләр саны да артырга мөмкин, дип фаразлый. Шуңа күрә инде хәзердән үк тиешле чаралар күрергә кирәк”, – диде Марат Садыйков. Министр Республика клиник онкология диспансерының баш табибына беренчел звено эшен җитди контрольгә алырга, үлем-китем очраклары күп булган районнарга белгечләр җибәрергә кушты.

Белгечләр халыкның ниләрдән канәгать булмавын да ачыклаган. Бүген республика халкы табибларга онлайн рәвештә языла алмау, “ашыгыч ярдәм” хезмәтен чакыртып булмаудан зарлана. Бу хакта “Диалог” коммерцияле булмаган автоном оешмасы башлыгының беренче урынбасары Ленар Фәйзетдинов хәбәр итте. Татарстан халкы медицина хезмәткәрләренең дорфа сөйләшүе, авыруларга карата битарафлык күрсәтүләре белән дә еш очрашырга туры килүен әйткән. “Бу тикшеренү нәтижәләре медицина оешмаларында табиб белән авыруларның үзара аралашуында кытыршылыклар барлыгын күрсәтте. Белгечләр авыруларга хезмәттәшләренә караган кебек мөнәсәбәттә булырга тиеш”, – диде Ленар Фәйзетдинов.

Белгечләр димәктән, бу мәсьәләгә үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов та тукталды. “Соңгы елларда без шактый авыр, югары технологияле җиһазлар алдык. Аларда бик оста белгечләр генә эшли ала. Без төзи, сатып ала алабыз, әмма иң элек Казаннан читтә дә эшләргә әзер булган белгечләрне табарга кирәк. Республика һәм муниципаль хакимиятнең төп бурычы бу. Беренчел звено оешмаларын белгечләр белән тәэмин итмичә берни үзгәрмиячәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент коронавируска каршы вакцина ясатуның мәкерле чиргә каршы иң нәтиҗәле корал икәнлеген дә искәртте. “Омикрон” штаммы таралган шартларда бигрәк тә. Рөстәм Миңнеханов коллегиягә кадәр Казан шәһәренең хастаханәләренә машина ачкычы тапшырганда да иң элек әнә шуңа игътибар итте. “Катлаулы чорда яшибез. Коронавирусның “омикрон” штаммы вәзгыятьне тагын да катлауландырды. Беренчел звенога авырлык бигрәк тә артты. Безгә оператив һәм тиз булырга кирәк. Шуңа күрә Казан хастаханәләренә 88 машина тапшырырга булдык”, – диде Президент.

Хәзерге вакытта Татарстанда 2,3 миллионнан артык кеше ковидка каршы прививка кадаткан. Узган ел республикада 175 вакцинация пункты хезмәт күрсәткән. Шуларның 79ы күчмә формада эшләгән. “Безне алыштырып була, сезне – юк. Президентның – Премьер-министры бар, ә табиблар – алдынгы сафта эшләүче кешеләр. Бу – бик мөһим. Шуңа күрә үз-үзегезне саклагыз”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

  • Казанда 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында Президент катнашында дәвалау-реабилитация үзәге ачылды. Биредә үзәк нерв системасы зарарлану, соматик авырулар, периферик нерв системасы, сөяк-мускул системасы авырулары, шулай ук Covid-19 кичергән кешеләрне тернәкләндерү курслары үткәрү планлаштырыла.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү