Татарстан урманчылары: «Утын җитәрлек, агач сорап килгән бер генә кешене дә кире бормыйбыз»

Утынга кытлык юк. Татарстан урманчылары шулай ди. Республикада яшәүчеләр 25 елга бер тапкыр – йорт һәм ишегалды корылмалары төзү өчен 100 кубометр, 10 елга бер тапкыр –йорт һәм каралты-курасын төзекләндерү өчен 50 кубометр һәм елга бер тапкыр биналарны җылыту өчен 20 кубометр күләмдә агач әзерли алалар.

– Бу эш бик күптәннән алып барыла. Без агач сорап килгән бер генә кешене дә кире бормыйбыз, – ди Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев. – Урманнан агач яки утын алырга теләгән кеше министр исеменә шул хакта гариза язарга тиеш. Аннары әлеге кешенең үтенечен үти ала торган урманчылыкны сайлыйбыз. Урыны билгеле булгач, ул кеше белән министрлык арасында килешү төзелә. Исегезгә төшереп  китәбез: агач бушлай бирелми. Һәркайсының, төренә карап, үз бәясе бар.

Мамадыш районының Кама урманчылыгы җитәкчесе Альберт Шамиловәйтүенчә, алар урманчылыгыннан агач алучылар, утын кирәк дип килүчеләр шактый икән.

– Узган ел безнең урманчылыкка,  утын һәм агач сорап, 121 кеше килде. Болар – күрше-тирә районнарда яшәүчеләр. Кайберәүләр өй сала, икенчеләр янганнан соң ярдәм сорап килә. Кемдер утынын мунчасы өчен тота, өйләрен җылытучылар да бар, – ди ул.– Бездә агач җитәрлек. Корыганы да күп. Ел саен утыртып та торабыз.

Агачның бәясе, искәрткәнчә, аның сыйфатына, төренә карый. АльбертШамиловәйтүенчә, 20 кубометр усак агачы 100 сум тора. Ә инде чималгаяраклы (“деловой” агач) 50 кубометр усакның бәясе 4–5 мең сумга төшәргә мөмкин. Бер килгән кеше утынын да, такталыгын да сорап алып китә икән.

Бәяләрнең кыйммәт булмавы авыр хәлдә калган гаиләләр өчен кулай, ди урманчы. Кукмарада яшәүче Алия Фарукшина да, йортлары янгач, урман хуҗалыгы министрыннан ярдәм сораган:

– Бик авыр хәлдә калган идем. Ишегалдындагы ике йортыбыз берьюлы янып бетте. Менә шулчакта мин дәүләт ярдәмен тойдым. Ярты елдан ирем дә вафат булгач, миңа урманчылар кулдан килгәнчә булышты. Агачларны кисеп тә, төяп тә бирделәр. Хәтта өйгә кадәр алып килеп бушаттылар да. Аллага шөкер, урамда калмадык. Агачтан йорт салып кердек.

Агач яки утын алырга теләүчеләр, Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгысайтына (https://minleshoz.tatarstan.ru/administrativnie-reglamenti.htm) кереп, аның тәртибе, шартлары белән таныша ала. Сүз уңаеннан, 2021 елда республикада яшәүче 2044 кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү