«Хезмәт хакын күтәрәсе иде»: Татарстан урманчылары эшләгән эшләренә йомгак ясады

Яз башында Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан урманчылары эшләгән эшләренә йомгак ясап, озак еллар эшләгән ветераннарын искә алып, проблемаларын уртага салып сөйләштеләр.

Урманда эшләр зарланырлык түгел. Техникалары җитә, үстергән кәлшәләре артып та кала әле. Янгынга да әзер торалар. Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтүенчә, бер генә зарлары бар: урманчыларның хезмәт хакы аз. Инде хәбәр иткәнебезчә, яшьләрне урманга тартуның төрле юлларын эзлиләр. Республикада урман көллиятен тәмамлап эшкә килүчеләргә – бер тапкыр 150 мең, югары уку йортын бетерүчеләргә 300 мең сум ярдәм бирелә.

– Урман утырту, агачларны янгыннан саклау буенча бернинди проблемалар да юк, – ди ул. – Әмма урманчыларның хезмәт хакын күтәрәсе иде. Россия Президенты Владимир Путин үзенең Юлламасында бу хакта әйтте. Урманчыларның хезмәт хакын күтәрергә кирәк, диде. Бу хәбәргә бик шатландык. Чөнки хезмәт хакы аз булу кадрлар кытлыгына китерә.

Биредә урманчыларның эшен күрсәткән күргәзмә дә эшли. Соңгы елларда бу өлкәдә барлыкка килгән яңа технологияләрне дә күреп була. Яшел Үзән урманчылыгы җитәкчесе Наил Абдуллин исә килгән кунакларга урманга чүп ташлаучыларны эләктереп ала торган камера турында сөйләде.

– Бу җиһаз видеога да, фотога да төшерә. Тәртип бозучыны шундук ачыклыйбыз хәзер. Урманнарны без күктән дә күзәтәбез. Моның өчен квадрокоптер кулланабыз, – ди ул. – Квадрокоптерлар янгын сезоны вакытында бик ярдәм итә. Әлеге җиһаз төтенләп яткан урынны да күрсәтә.

Күргәзмәне караган министр да урманчыларның эшенә югары бәя бирде. Заманнан калышмыйбыз, диде ул.

– Мондый бәйрәмнәр кирәк. Кешенең колагына керә, яшьләр ишетә. Без урманнарны бергәләп сакларга тиеш. «Урманнарны саклау» федераль проекты ярдәмендә без шактый эшләр башкардык. Республикада авыл хуҗалыгы җирләрендә, машина юллары янында, елга-күлләр янәшәсендә агачлар утыртылды. Аларның гомуми мәйданы 145 мең гектарны тәшкил итә. Шуларны исәпләп Татарстанда урман мәйданнары 20 процентка җитте. «Экология» илкүләм проекты ярдәме белән цифрлаштыру эшләре дә башкарыла. Урманнарын янгыннан саклау өчен бар кирәк-ярак алынды. Кискән агачлар урынына яңаларын утыртабыз. Урман яңарту буенча без Россиядә беренчелекне алып торабыз, – ди министр. – Татарстанда урман җирләре 1,2 миллион гектарны тәшкил итә. Агачларның үсүе төрле җирдә төрлечә. Әйтик, Чүпрәледә ул  – 2,9 процент, Нурлатта 41,3 процентны тәшкил итә.

Бу көнне урман тармагында озак еллар эшләгән ТАССРның атказанган урманчысы Әхмәдулла Газизуллин истәлегенә Татарстанның авыл хуҗалыгы университетында мемориаль такта ачылды. Тантанада катнашкан Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов урманчы турында хатирәләрен яңартты.

– Әхмәдулла Газизуллин – гомере буе урманда эшләгәч, анда нинди проблемалар барын белгән кеше. Урман туфрагын да, агачларны дөрес итеп кисү алымын да өйрәнгән ул. Әтием белән бергә эшләде алар. Төрле сортлы агачларны ничек утыртырга кирәклеген өйрәнгән кеше дә ул. Ул чакта миңа урман турында бары тик Әхмәдулла Газизуллин гына белә кебек тоела иде, – ди ул. – Әхмәдулла абый урманнарны үстерү буенча да күп көч куйды. Ул үз эшен исбатлап, фәнгә бәйләп бирә иде. Ул җир кешесе булды. Бик оста урманчы иде. Күпме шәкерт тәрбияләгән кеше иде ул. Аның тырышлыгы юкка китмәде. Татарстан урманнарының бүгенгесе – аның хезмәте.

Рифкать Миңнеханов та үзен урман баласы дип саный.

– Урманчылар бәйрәменә минем дә катнашым бар. Әтием Нургали урманчы булгач, гаиләбезгә урман темасы якын иде. Язмыш мине башка өлкәдән алып китте, – диде ул.

Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов та Әхмәдулла Һади улын җылы сүзләр белән искә алды.

– Барыбыз да аннан өйрәндек. Туфракны өйрәнү буенча беренчелекне бирмәде ул. Советлар Союзында да, Россиядә дә, Татарстанда да ул баш туфракчы иде. Үзенә алмашлар әзерләп, урман хуҗалыгын белгечләргә баетып калдырды, – ди ул.

САН

Татарстанда агачларның 16,7 проценты – каты яфраклы, 61,3 проценты – йомшак яфраклы. Безнең урманнарның 20,6 процентын – усак, 19,7 процентын – юкә, 17,6 процентын – каен, 15,6 процентын – нарат, 13,8 процентын – имән, 5,9 процентын чыршы били.


Фикер өстәү