Янгыннан калмый. Республикада 22 апрельдән 12 майга кадәр янгынга каршы режим кертелә

Республикада 22 апрельдән 12 майга кадәр янгынга каршы режим кертелә. Урманнарга 15 апрельдән керү бөтенләй тыелган. Кайчанга кадәр дәвам итәсе әлегә билгеле түгел. Узган ел урманнарда янгынга каршы режим 1 апрельдә башланып, 13 октябрьдә беткән булган. Урманга якын урнашкан 120 торак пунктта һәм 76 бакчачылык ширкәтендә бөтенләй шырпы сызарга да ярамый. 21 көн чикләү вакытында тәртип бозучыларга штрафлар да каралган. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.

– 2019 елдан башлап урман фондында «Экология» илкүләм проекты кысасында тормышка ашырылучы «Урманнарны саклау» федераль проекты ярдәме белән республикада 5164 гектар мәйданда агач утыртылачак, – ди министр. – Урман яңарып тора. Кискән агачлар урынына яңасы утыртылып бара. Быел 34 миллион 100 данә стандарт утырту материалы үстерелә. Март аенда Саба урман орлыкчылык үзәгендә нарат, чыршы, карагай, каен кәлшәләре утыртылды. Чимал җитәрлек, техникалар әзер. Барлык эшләр үз вакытында тәмамланыр дип уйлыйбыз.

Равил Кузюров «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенә дә тукталды. Елдагыча, ул ике тапкыр үткәрелә. 22 апрельдән 22 июньгә кадәр һәм 9 сентябрьдән 9 ноябрьгә кадәр узачак. Бу вакыт арасында урманнарны чүп-чардан арындырачаклар. Теләгән кеше ауган агачларны, ботакларны урманга барып кисеп, җыеп алып кайта ала. Әмма ул кеше урманчыны кисәтергә һәм үсеп утыручы агачларга зыян салмаска тиеш.

Быел «Хәтер бакчасы» акциясе кысасында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган чарада сугыштан әйләнеп кайтмаган 378 солдат һәм махсус хәрби операция вакытында һәлак булганнар истәлегенә дә агачлар утыртылачак. Барлыгы республика буенча әлеге акция кысасында 1 миллионнан артык агач утыртылыр дип көтәләр.

Утыртканны саклыйсы да бар. Министр иң четерекле мәсьәләгә тукталды. Урманнарын янгыннан саклау эшләре башланган инде. Янгынга каршы махсус режим кертелгәнче, иң элек саклану эшләре башкарылган. Минераллаштырылган полосалар салганнар, юлларны төзекләндергәннәр һәм төзәткәннәр. Урманнарны күктән күзәтү өчен авиакомпания белән килешү төзеп куйганнар. Елдагыча, урманнарны дүрт маршрут буенча биектән дә карап торачаклар.

– Әлегә хәлләр начар түгел. Ел башыннан Татарстанда 18 термик нокта һәм үләнгә ут кабуның 15 очрагы теркәлде. Узган ел әлеге вакытта 578 термик нокта һәм үләнгә ут кабуның 476 очрагы теркәлгән булган. Урманчылар янгынга каршы торырга әзер. Урман янгын станцияләре эшли. Мобиль төркемнәр әзер тора икән.

Министр, янгын үзеннән-үзе чыкмый, ди. Сүз дә юк, күп очракта кешеләрнең битарафсызлыгы аркасында күпме күңелсез хәл килеп чыга. Урманчылар халык белән очрашып, янгыннан саклану кагыйдәләрен аңлаткан. Ут-күз килеп чыккан очракта, үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында да сөйләшүләр булган. Очрашуда ул видеоэлемтә аша район-авылларда яшәүчеләрнең тиктомалга коры үләнгә ут төртмәвен сорады.

Республикада узган ел коры үләнгә ут кабуның 1687 очрагы теркәлгән булган. 28 марттан бүгенгә кадәр, чүп, коры үләнгә ут кабып, 24 янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе янгын күзәтчелеге буенча баш инспекторы Максим Трущин сөйләде.

– Янгын куркынычсызлыгы режимы кертелгән вакытта урманга якын торган 120 торак пункт, 76 бакчачылык ширкәте контрольгә алыначак. Бу урыннарда учак кабызырга, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндырырга ярамый, – ди ул.

Яз бәйрәмнәрендә бакчасын җыештыручылар, аннан соң шашлык пешерүчеләр дә булачак. Аларга нишләргә? Максим Трущин үз киңәшләрен бирде:

– Чүпне биналардан – 50 метр, ылыслы агачлардан – 100, яфраклы агачлардан 30 метр читтәрәк тирәнлеге 30 сантиметрлы чокырда ягарга була. Әмма шунысы да бар: бу урыннан 10 метр арада коры үлән булмаска тиеш.  Яндырганнан соң учакка ком сибәргә яки су белән сүндерергә кирәк. Әгәр тирән металл савытта яндырасыз икән, биналардан – 25 метр, ылыслы агачлардан – 50, яфраклы агачлардан 15 метр читкә китәргә кирәк. Йорт янында мангалда ризык әзерләсәгез, 5 метр читкә китәргә, савыт янындагы 2 метр ара чүп-чардан чистартылырга тиеш. Алдан әйтелгәнчә, урманга якын урнашкан җирлекләрдә бөтенләй ут ягарга ярамый.

 

САН

Махсус режим кертелгән вакытта, таләпләрне искә алмыйча, учак ягучыларга, ризык әзерләүчеләргә 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфаи затлар – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләр 60 меңнән 80 мең сумга кадәр акчасыннан колак кагарга мөмкин. Юридик затлар өчен штраф тагын да зуррак. Алар өчен ул 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.

Янгын куркынычсызлыгы режимы кертелгән вакытта урманнарда кагыйдә бозган кешеләргә 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 60 меңнән 90 мең сумга кадәр, юридик затларга 600 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф салыначак.


Фикер өстәү