Балчыктан әйберләр ясаучы предприятие эшчесе мич эченә егылып һәлак булган

Чуашстанда производствода бәхетсезлек очрагыннан соң тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау таләпләрен бозу (саксызлык белән кеше үлеменә китергән) статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта “proГород” Россия Тикшерү комитетының Чуашстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, Чебоксарның балчыктан әйберләр җитештерүче предприятиесе цехында 7сенән 8 мартка каршы төндә – төнге сменада бер хатын-кыз, балчык яндыру миченең бункерына известь бушатканда, хәрәкәтләнүче механизм эченә егылып төшкән. Эшче, бик нык җәрәхәтләнү сәбәпле, шундук һәлак булган. Бу хәл иминлек техникасын үтәүгә җаваплы кешеләрнең хезмәтне саклау таләпләрен бозуы аркасында килеп чыккан.

Хәзерге вакытта килеп туган хәлнең нечкәлекләре ачыклана. Суд экспертизалары билгеләнгән. Шаһитлардан сорау алына. Тикшерүгә Дәүләт хезмәт инспекциясе белгечләре дә җәлеп ителгән.


Фикер өстәү