Рифкать Миңнеханов: «Без мәдәниятне, тарихны, мирасны кадерләвебез белән көчле»

«Төрки әдәбият – уртак байлыгыбыз». Татарстан Фәннәр академиясендә танылган төрекмән шагыйре Мәхтүмколый Фирагыйның тууына 300 ел тулу уңаеннан узган «түгәрәк өстәл»дә төп фикер әнә шул булды.

Иң беренче сүз Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллинга бирелде. Аның сүзләренчә, Мәхтүмколыйның бай иҗади мирасы һәр төрки халык өчен кадерле.

– Һәр халык үзенең бөек уллары һәм кызлары белән дан тота. Төрекмән халкы үзенең күренекле шагыйре Мәхтүмколый белән горурлана. Ул кабатланмас иҗаты белән төрекмән халкының күңеленә азатлык өчен көрәшкә омтылыш кертә, туган җирнең матурлыгын күрергә, тормыш кыйммәтләренең бөеклеген аңларга өйрәтә, киләчәккә өмет уята, – диде галим. –  Мәхтүмколыйның әсәрләре үзбәк, казах, кыргыз, таҗиклар белән беррәттән, татар халкына да яхшы билгеле булган. Шагыйрьнең шәхес һәм чор, Аллаһ һәм суфичылык турында иҗади фикерләре безнең милләткә аеруча якын.

«Без мәдәниятне, тарихны, мирасны кадерләвебез белән көчле». Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов сәламләү сүзендә әнә шулай диде.

– Туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау мәсьәләләре республика мәдәни сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Татар һәм төрекмән халыкларын күпгасырлык икътисадый һәм мәдәни элемтәләр бәйли. Алар нигезендә тел, дин, дөньяга караш уртаклыгы ята. Төрки әдәбият – безнең уртак байлыгыбыз. «Түгәрәк өстәл» илләребез арасындагы элемтәләрне үстерүдә тагын бер ныклы адым булыр дип ышанам. Бүген ватанпәрвәрлек мәсьәләсе беренче урынга куелган чорда бу аеруча мөһим, – диде Рифкать Миңнеханов.

«Түгәрәк өстә»дә Төрекмәнстанның ЮНЕСКО эшләре буенча Милли комиссиясе җаваплы сәркатибе, Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Чинар Рөстәмова да катнашты.

– Безнең делегацияне кунакчыл Татарстан җирендә җылы кабул иткәнегез һәм шундый мөһим чара оештырганыгыз өчен зур рәхмәт белдерәм. Бу – безнең илләр арасында уңышлы үсеш алган фәнни-белем бирү мөнәсәбәтләренең ачык мисалы. Төрекмән һәм татар халкы дуслыгының гыйбрәтле үрнәге булып тора. Яраткан шагыйребезнең арабызда булмаганына шактый вакыт узды, әмма аның турында истәлек халкыбыз хәтерендә шулкадәр тирән яши ки, миллионлаган төрекмән аның әсәрләрен яттан белә,  – диде ул.

Чинар Рөстәмова Мәхтүмколый белән XVII гасыр татар шагыйре Мәүла Колыйның шигъри мирасы арасында охшашлыклар булуын да билгеләп узды.

– Әлеге ике бөек әдип иҗатында фәлсәфи һәм әдәби мотивлар бик охшаш. Бу Мәхтүмколыйның Мәүла Колый шигырьләрен өйрәнгәнен һәм аның үрнәгенә ияргәнен күрсәтә,  – диде ул.

Татарстанның халык шагыйре, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, Мәхтүмколыйны татар халкы, әби-бабаларыбыз бик кызыксынып укыган.

– Ул вакытта аерма юк иде. Чөнки төрки тел уртак тел булган. Төрекмән шагыйреме, үзбәк, татар, казах шагыйре булсынмы, бернинди киртә булмаган. Төрки шагыйрьләр алар барысы да охшаш, – диде язучы. – Мәхтүмколыйның иҗатына сәяси күзлектән караганда, ул аерым-аерым төрекмән кабиләләренең берләшүен теләгән, халыкны шуңа өндәгән. Фәлсәфи күзлектән караганда, ул, әлбәттә, шигърият өчен мөһимрәк. Аның иҗатының төп мәгънәсе – Тәңребезгә якынаю, гаделлеккә омтылу, теге дөньяга әзерлек.

 


Фикер өстәү