Дмитрий Менделеевның тууына 190 ел тулу уңаеннан Татарстанда күп чаралар узачак

Быел галим, күренекле химик Дмитрий Менделеевның тууына 190 ел тула. Бу уңайдан республикада, аерым алганда, аның исеменә бәйле булган «химиклар шәһәре» Менделеевскида күп чаралар узачак. Яшь галимнәр өчен иң әһәмиятлесе – химия буенча Бөтенроссия олимпиадасы.        

– Менделеевск – күренекле галим исеме белән аталган бердәнбер шәһәр. Без моның белән горурланабыз. Менделеев тууына 190 ел тулу – безнең өчен икеләтә әһәмиятле дата, – диде матбугат очрашуында Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев. – Менделеевск бүген дә химиклар шәһәре исемен горур йөртә. Бөек химик эше турындагы тарихны һәм ул нигез салган традицияләрне саклый. Шунысы да үзенчәлекле: юбилей елы Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына туры килде.

Күренекле галим мирасына җылы мөнәсәбәт сүздә генә түгел, гамәлдә дә күренә. Алдынгы химия заводлары һәм җитештерү предприятиеләреннән тыш, Менделеевскида бер-бер артлы белем бирү оешмалары да төзелеп килә. Әйтик, быелгы уку елында «Менделеев дәвамчылары» химия-технология лицее эшли башлады. Быел химия көллияте төзелеше башланачак. Казан милли тикшеренү технология университеты филиалы үз эшен 2025 елда башлар дип көтелә. Хәзерге вакытта «Балачак академиясе» дип аталачак химик юнәлешле балалар бакчасы проекты да әзерләнә.

Радмир Беляев әйтүенчә, алар Менделеевның туган көне – 8 февральдә шәһәр «Россия Менделеева» Бөтенроссия телекүперенә кушылачак. Шулай ук бу көндә шәһәр халкын һәм кунакларын мәдәни программа белән сөендерәчәкләр.

Сүз уңаеннан, химия буенча «Менделеев дәвамчылары» Бөтенроссия олимпиадасы 29 февральдән 3 мартка кадәр узачак. КФУ доценты Михаил Ягофаров сүзләренә караганда, сайлап алу этабында Россиянең 35тән артык төбәгеннән 700 кеше катнашкан, 60 финалист сайлап алынган.

– Болар – химия буенча олимпиадаларда катнашучы Россиянең иң көчле егетләре һәм кызлары. Татарстанны күреп, аларның күбесе бездә укырга калачак һәм республикабызның химия сәнәгате файдасына эшләячәк дип өметләнәбез, – диде фәнни хезмәткәр.

Олимпиада ике турдан – теоретик һәм эксперименталь өлештән торачак. Җиңүчеләр – 100 мең сум һәм КФУда бюджет урынында уку мөмкинлеге, призерлар 30 мең сум алачак. Саллы бүләкләр остазлар өчен дә каралган.

–  Бүләкләр бик лаеклы. Юл, яшәү, мәдәни программага кагылышлы барлык чыгымнарны да үз өстебезгә алабыз. Быелгы олимпиада – беренче адым гына, без аны традицион итәргә ниятлибез, – диде Радмир Беляев.

– Берничә ел элек Менделеевскида мондый олимпиада үткәрү мөмкин түгел иде. Чөнки инфраструктура юк иде. Хәзер шәһәрнең иң заманча химия лицее бар. Анда барлык кирәкле җиһазлар сатып алынган, – дип сөйләде «Аммоний» АҖ генераль директоры урынбасары Юрий Разбежкин.

Юрий Разбежкин, безнең илдә беренче урында Көнбатыш брендлары түгел, Россиянеке булырга тиеш, дигән фикердә.

– Россия империясендә хатын-кызга иң яхшы бүләк Louis Vuitton яки Chanel сумкалары түгел, ә «Менделеев чемоданы» иде. Ул чемоданнар бөтен дөньяда уңыш казанды. Бу традицияне яңадан торгызырга кирәк, – диде ул.

 


Фикер өстәү