VPN-сервисларны тулысынча тыю-тыймауга ачыклык керткәннәр

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков әлегә Россия хакимиятендәгеләрнең VPN-сервисларны тулысынча тыю-тыймауга бәйле бернинди дә карар кабул итмәгәнлеген белдергән, дип яза ТАСС.
Бу җәһәттән нәкъ менә Кремль биргән мәгълүматка таянырга кирәк, дип басым ясап әйткән Песков.

Исегезгә төшерәбез: Роскомнадзор быел 1 марттан VPN-сервисларны популярлаштыручы сайтларга керүне чикләүне күздә тоткан норманы гамәлгә кертәчәк. Сайтларны ябу критерийлары эшләнгән дә инде.
Агентлык билгеләп үткәнчә, Россиядә 2020 елның февраленнән, законга каршы килүче контент ябылган очракта, аңа читләтеп керү кушымталарыннан файдалану тыела. VPN-сервислар нәкъ менә шундыйлар рәтенә керә.


Фикер өстәү