Молдавиянең элекке президенты Додон Рөстәм Миңнехановны илгә кертмәүнең сәбәбен аңлаткан

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Молдавиягә кертмәү ил хакимиятендәгеләрнең Россия белән элемтәләрне өзәргә сәбәп эзләвен аңлата. Илнең элекке президенты, Социалистлар партиясе лидеры Игорь Додон “Известия” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

“Узган атнада бик югары дәрәҗәдәге чиновникны – Рөстәм Миңнехановны (минем чакыруым буенча бездә күп тапкырлар булганы бар аның) Молдавиягә кертмәү, ил хакимиятендәгеләрнең Россия белән болай да начар мөнәсәбәтләрне тагын да начарайтуга сәбәп эзләвен аңлата”, – дигән Додон.
Шушы көннәрдә Молдавиянең БДБ илләре белән кайбер килешүләргә анализ ясый башлавы (килешүләрдән баш тарту өчен) көтелә, дигән ул. Додон фикеренчә, бүгенге хакимияттә утыручылар Россиягә каршы дәүләтләр сафына кушылырга тырыша, ләкин илдә яшәүчеләрнең күпчелеге Россия белән дустанә мөнәсәбәттә булырга тели.

Исегезгә төшерәбез: 17 апрельдә Рөстәм Миңнехановны, “кулай булмаган зат”, дип самолеттан чыгармаганнар. Татарстан Рәисе Гагаузиягә, оештыручылар чакыруы буенча, “Халыклар дуслыгы – 2023” халыкара конгрессына килгән булган. Россия, мондый адымга җавап йөзеннән, Молдавия илчелеге хезмәткәрен, “кулай булмаган персона” дип игълан иткән, шулай ук илнең кайбер рәсми кешеләренә Россиягә керүне тыйган.


Фикер өстәү