Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнаша.

Башта Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан үзәгендәге  бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле итәгенә  чәчәкләр салдылар.

Тантанада шулай ук ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ахионова, шулай ук республиканың иҗади зыялылары, җәмәгатьчелек вәкилләре, Татарстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Габдулла Тукайның туган көнен һәм Туган тел көнен бәйрәм итү республикада аерым әһәмияткә ия. Габдулла Тукай рус һәм чит ил классикларының әсәрләрен татар теленә күпләп тәрҗемә иткән, татар вакытлы газеталары һәм журналлары булдыруда башлап йөргән, үз әсәрләренә иллюстрацияләр керткән беренче мөселман шагыйрьләрнең берсе була, аның каләменнән чыккан әсәрләр укытучылар һәм тикшеренүчеләр өчен әле дә уку әсбаплары булып тора.

Исегезгә төшерәбез, бүген Рөстәм Миңнехановның Татарстанның иҗади зыялылары белән очрашуы, шулай ук Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган башка чаралары планлаштырылган, дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте.


Фикер өстәү