Әнисен мыскыл итү аркасында ике кыз сугышкан

Владивосток мәктәпләренең берсендә ике укучы сугышкан. Беренчел мәгълүматлар буенча, сугышканда кызларның берсе икенчесенең умыртка баганасын җәрәхәтләгән. Бу хакта KP.RU хәбәр итә.

Бу хәл 58 нче мәктәптә булган. Шаһитлар әйтүенчә, низаг бер кызның икенче кызның әнисен мыскыл итүе аркасында килеп чыккан.  Сүз көрәше сугышка күчә, кыз көндәшенең башына аяклары белән тибә һәм чәченнән сөйрәп алып китә.

Бу хәлне карарга бик күп укучы җыела, алар сугышуны видеога төшереп,  социаль челтәрләргә урнаштыралар.

Җирле Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте әлеге факт буенча тикшерү үткәрүләрен белдерде.

Социаль челтәрләрдә утыручылар әлеге видео таралганнан соң, укучыларны битарафлыкта гаепләгәннәр. Чөнки аларның берсе дә кызларны аерырга уйламаган, ә тамаша кылып кына торганнар.


Фикер өстәү