Татарстанда Менделеевның 190 еллыгына багышланган чаралар башлана

6 февраль көнне Менделеевскида Д.И.Менделеевның 190 еллыгы уңаеннан узачак чаралар турында Казанда узган матбугат конференциясендә сөйләделәр. 8 февральдә шәһәрдә “Менделеевскның периодик системасы” махсус проектына старт бирелә. Проект октябрь аена кадәр дәвам итәчәк.

Беренче чаралардан булып 29 февраль -3 март көннәрендә “Менделеев варислары” республикакүләм олимпиадасы үткәреләчәк. Олимпиада җиңүчесе 100 мең, ә призёрлар исә 30 мең сум белән бүләкләнәчәкләр.

“Менделеевск – гомумән, химиклар шәһәре буларак билгеле. Шәһәребез бөек галим Дмитрий Иванович Менделеев исеме белән ассоциацияләнә, – диде район башлыгы Радмир Беляев. – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән барган Фәнни-технологик үсеш елы вакытында әлеге олимпиаданы лаеклы итеп үткәрү аеруча мөһим. Бу җәһәттән, шәһәребез олимпиадада катнашучыларны кабул итәргә тулысынча әзер. Бүгенгесе көнне бездә ике күләмле химик предприятие эшли. Шулай ук 2023 елда махсус химия фәне тирәнтен укытыла торган “Менделеев варислары” лицее(1000 укучыга исәпләнгән) ачылды. Алга таба шушы ук юнәлешле балалар бакчасы һәм колледж ачу да планнарга кертелгән”.

“Менделеевскның периодик системасы” кысаларында онлайн рәвештә дә, офлайн форматта да шәһәркүләм вакыйгалар һәм фестивальләр дә көтелә. Шулай ук проектта тематик арт-объектлар булдыру да каралган.

Гомумән, проект берничә бүлектән тора. “Тормыш химиясе”, “Мәрхәмәтле эшләр химиясе”, “Сүз химиясе”, “Уй-фикер химиясе” кебек бүлекләрдән тора. Проект 8 февральдә Д.И.Менделеев һәйкәле янында тантаналы төстә ачылачак.

Тулаем алсак, Менделеевск бүгенгесе көнне социаль-иктисади яктан үсеп бара. Әлбәттә, бу күренешкә уңайлы шәһәр мохите, “Яшел шәһәр” кебек һ.б. күпсанлы программалар да тәэсир итә. Тагын бер максат – яшьләрне җәлеп итү. Радмир Беляев ассызыклавынча, яшь буынны химия фәне белән кызыксындырып тәрбияләү максаты куела. Димәк, шәһәрнең бренды – химик юнәлешле  белгечләрне җәлеп итү мәсьәләcенә дә уңай йогынты ясый һәм бу күренеш дәвам итә.

Химик тармаклы оешма-предприятиеләр экологияне саклау мәсьәләсенә игътибар бирәләр. Әйтик, “Аммоний” җәмгыяте “Яшел шәһәр” проектын гамәлгә ашыра. Туйма һәм Чулман елгаларын чиста тотуда, ташкыннардан каршы ярларын ныгытуда да үз өлешләрен кертәләр.


Фикер өстәү