Татарстанда иң яхшы фәнни хезмәткәрләргә ярдәм итү йөзеннән яңа бәйгеләр булдырылачак

Фәнни-технологик үсеш елында Татарстанда яшь галимнәрнең иң яхшы фәнни хезмәткәрләр һәм педагогларына ярдәм итү йөзеннән, берничә яңа конкурс һәм премияләр булдырыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.

«Фәнни-технологик үсеш елының расланган программасы кысаларында быел Татарстанда иң яхшы фәнни хезмәткәрләр, педагоглар һәм яшь галимнәргә ярдәм итү өчен яңа конкурслар һәм премияләр булдырырга, күренекле галим-тикшеренүчеләрне һәм югары квалификацияле кадрларны «Постдок», «Татарстан Республикасының чакырып китерелгән галиме» кебек конкурсларга җәлеп итү буенча инициативалар комплексын тормышка ашырырга планлаштырабыз», — диде ул утырыштагы чыгышында.

Аның әйтүенчә, быел Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы фәнни һәм мәгариф оешмаларында квалификацияне күтәрү һәм карьера үсешен тәэмин итү өчен шартлар тудырылачак. «Җәлеп ителгән галимнәр саны 420 кешегә кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук перспективалы тикшеренүләрне финанслауның тотрыклы системасын булдыру мөһим бурыч булып тора. Моның өчен федераль акчалар җәлеп итәргә планлаштыралар», — дип сөйләде Миңнеханов.

«Бездә фәнни-технологик үсеш программасы бар. Анда без федераль хакимият органнары белән хезмәттәшлеккә, аерым алганда, Татарстан үз проектларын тормышка ашыра алсын өчен, финанслашуга басым ясыйбыз. Бу юнәлештә фәнни-белем бирү үзәгенә һәм югары уку йортлары белән эшләүгә җитди төстә игътибар итәбез. Бюджеттан тыш акчаларны да җәлеп итәргә өметләнәбез», — дип аңлатты ТР Фәннәр академиясе президенты.

Моннан тыш, фәнни-технологик үсеш елында Татарстанда ТР Фәннәр академиясе катнашында берничә профильле чара уздыру күздә тотыла. «Бу ел безнең өчен бик тә үзенчәлекле. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. ТР Фәннәр академиясенең актив булуы нәтиҗәсендә 131 чарадан торган юл картасы эшләнде, хөкүмәт тарафыннан расланды. Академия 15 инициативада катнаша», — дип белдерде Рифкать Миңнеханов.

Аның фикеренчә, бу чаралар Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең идарә итү һәм координацияләүнең эзлекле сәясәтен үткәрүдә фәнни-технологик үсештәге ролен күрсәтә. «Планлаштырылган чараларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыру республиканың фәнни-мәгариф һәм инновацион оешмаларының потенциалын, компетенцияләрен сизелерлек дәрәҗәдә арттырырга мөмкинлек бирәчәк», — диде ул.

ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов булачак чаралар турында тулырак сөйләде. «Аларны берничә категориягә бүлеп була: конгресс-күргәзмә чаралары, фәнни һәм технологик инфраструктура объектларын ачу, тикшеренүчеләрне стимуллаштыру механизмнарын камилләштерү, мәгърифәтчелек акцияләре һәм юбилей даталары», — дип искәртте ул.

«Узган чаралар турында сөйләсәк, Россия фән көненә һәм Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елын ачуга багышланган тантаналы чараны билгеләп үтәргә мөмкин. Алар югары дәрәҗәдә узды», — дип өстәде Поминов.

 


Фикер өстәү