Рифкать Миңнеханов: «Яшь галимнәр саны буенча Татарстан — Россиядә алдынгы»

Татарстан төрле фәнни юнәлеш лидерларының берсе булып тора. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә оештырылган «Россия» күргәзмә-форумында әйтте. Бүген биредә Фән һәм университетлар көне уза.

— Бу елның үзенчәлеге — фән һәм технологияләр унъеллыгының дәвам итүе, Россия Фәннәр академиясенең 300 еллыгы һәм Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы. Мондый очраклар аз һәм башка булмаячак та, — дип искәртте Рифкать Миңнеханов.

Фәннәр академиясе президенты сүзләренчә, фәнни-технологик үсеш елының нәтиҗәсен күрү өчен Татарстанның билгеле бер эшләнмәләре бар.

— Бүген бу — иң мөһиме. Безнең алга куелган бурычлар тормышка ашырылачак. Татарстан өчен төп нигез — без төрле фәнни юнәлешләр лидерларының берсе булып торабыз. Илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, бездә яшь галимнәр күбрәк. Россиядә яшь галимнәр — 40 процент, бездә — 60 процент. Без тынычланмыйбыз, бүген аспирантурага басым ясыйбыз, — дип билгеләп узды Рифкать Миңнеханов. — 50 инженер мәктәбенең бишесе — Татарстанныкы. Университет стартап-студияләрендә акча бар, бизнес, вуз, предприятиеләрнең эше актив бара. Технологик эшмәкәрлеккә килгәндә, 442 җиңүче стартап, без аларны миллионерлар дип атыйбыз. Нигез бар. Быел сакларга, көчәйтергә һәм нәтиҗәгә ирешергә кирәк.


Фикер өстәү