Татарстан Инвестиция-венчур фонды Стартаплар һәм инвесторлар берлеге белән килешү төзеде

Татарстан Инвестиция-венчур фонды «Разведка» Стартаплар һәм инвесторлар берлеге белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Мәскәүдәге «Россия» күргәзмә-форумында килешүне имзалауда Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов та катнашты.

Татарстан Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев 25-26 апрельдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак Россия венчур форумы турында искәртте. Аның әйтүенчә, быел ул ике көн дәвам итә, спикерлар саны да күбрәк булачак.

«Разведка» генераль директоры Вячеслав Турпанов Татарстан бу юнәлештә башкарган эше белән башка төбәкләрдән аерылып торуын әйтте.

— Чаралар күләме, аларның эчтәлеге, инвестиция сәясәте буенча. Шуңа күрә безнең бурычларның берсе — Татарстанда эшмәкәрләр белән системалы эшнең дәвам иттерелүе, һәр стартапка резидент булу мөмкинлеге булдыру. Бу озын юл, ләкин ул югары дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләр турында сөйли. Ә Татарстан оешмалар белән озак мөнәсәбәтләр төзи белә,- диде ул.


Фикер өстәү