Татарстанда бер браконьер йөзләрчә мең сумлык балык тоткан

Тыюлыкта балык тотучыны хөкем иткәннәр һәм зур күләмдә штрафка тартканнар.

Яшел Үзәндә яшәүче бер ир-атны законсыз төстә балык тотуда гаепле дип таныганнар. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына таянып яза.

Судта билгеләнгәнчә, әлеге ир-ат 2022 елның көзендә Зөя елгасында тыюлык территориясендә законсыз төстә балык тоткан. Шул рәвешле ул су ресурсларына 80 мең сумлык зыян салган.

2023 елның язында исә кабат закон бозган: бу юлы инде Зөядә 300 мең сумлык балык тоткан.
Браконьер гаебен өлешчә таныган. Суд аны шартлы рәвештә 2 ел да 8 айга ирегеннән мәхрүм иткән, шулай ук 400 мең сум күләмендә штрафка тарткан.


Фикер өстәү