Балалар күңеленә ак юл

«Рауза» мәчете эшли башлаганга елдан артык кына вакыт узды. Мең шөкер, Аллаһ йортының ишеген өлкәннәр генә түгел, балалар да ачып керүе безнең өчен зур шатлык. Яшьләр, балалар булган урынның киләчәге дә өметле була.

Мәчетебездә икенче ел укулар алып барыла. Мәдрәсәбезгә өлкәннәр дә, балалар да бик теләп йөрүе безне куандыра. Гаилә кыйммәтләрен, милли рухны алга сөрүче мәчетебез балалар, яшьләр арасында төрле чаралар уздыра. Дин гыйлемен алган остазлар аларга татар гаиләсенең нинди булырга тиешлеген дә, дини белемнәрен арттыруда да үзләренең киңәшләрен бирәләр.

Мәчетебездә татар мәкаме белән азан әйтү буенча остаханә узуы моның ачык мисалы. «Рухи моң» иҗат берләшмәсе остазлары – Марсель Әхмәдуллин белән Марсель Вәгыйзов мәчеткә йөрүче шәкертләргә азан әйтүнең нечкәлекләрен төшендерделәр. Азан әйтүнең дә үз таләпләре бар. Аны бер дәрестә генә үзләштереп бетереп булмый. Моны истә тотып, киләсе уку елында остазлар мәчеткә йөрүче ир балаларга азан әйтергә өйрәтәчәкләрен дә җиткерделәр. Беренче дәресләр алган ир балаларның осталыкларын тикшерү максатыннан мәчетебездә азан әйтү буенча ярышлар узды. Әлеге бәйгегә Совет районында яшәүче 21 бала килгән иде. Егетләр үз көчләрен сынап кына калмыйча, бәйгегә нәтиҗә ясаучы, татар моңын халык күңеленә ирештерүче күренекле җырчыбыз Миңгол ага Галиевтан алтынга тиң киңәшләр дә ишеттеләр. Аңа кадәр, декабрь аенда дини гыйлем үзләштерүче малайлар арасында Коръән уку буенча  бәйге узган иде. Анда 31 бала катнашып, ике номинациядә – Коръәннең соңгы 10 сүрәсен һәм 30 нчы җүзне яттан укуда көч сынаштылар. Шушындый ук бәйге күптән түгел кызлар арасында узды. Коръән уку бәйгесенә Совет районында эшләп килүче 11 мәчеттән 40 кыз катнашты. Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина матур итеп киенеп килгән кызлар күңеленә ачкыч таба алырлык җылы сүзләрен җиткереп, аларга ак юллар теләде, тагын да тырышып Коръән аятьләрен ятларлык көч өстәп, аларны рухландырды.

Мәчетебездә балалар арасында уза торган бу чараларның барысында да «Рауза» мәчетен төзетүгә бик күп көч куйган Радик Гайзатуллин шәхсән үзе катнашып, яшь буынга ихлас теләкләрен җиткереп, әнисе Рауза абыстай исеменнән истәлек бүләкләре тапшыра. Радик Рәүф улы һәр очрашуда балалар күңеленә иман ачкычы таба белә, аларны үсендерерлек сүзләр җиткерә. Бала күңелендә мәңге калырлык мизгелләр бүләк итә. Аларга ак юл, бәхетле киләчәк теләп, Аллаһ юлыннан тормыш сукмагын дәвам иттерергә киңәш итә.

Билгеле, моңа кадәр республикабызның күренекле кешеләрен телевизордан гына күргән бала, мәчетебезгә килгәч, югары дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр белән очраша, алар биргән хәер-догалар белән конкурсларда җиңү яулый. Һәм бу матур мизгелләр аның күңеленә мәңге онытылмас булып уелып кала. Иманыбыз камил, ул үсеп җиткәч, бу хакта үз балаларына да җиткерер, әти-әнисе аны җитәкләп мәчеткә алып килгән кебек, ул да баласын шушы изге юлдан йөртергә тырышыр.

«Рауза» мәчете ишекләре һәр мөселман өчен ачык. Без инде киләсе уку елы турында да уйлана, планнар кора башладык. Октябрь аенда кабаттан укулар башланачак, теләге булган барлык балаларны, өлкәннәрне «Рауза» мәчете мәдрәсәсендә көтеп калабыз.

Илнур хәзрәт Вафин,

«Рауза» мәчете имамы


Фикер өстәү